ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре аттестация узды

2021 елның 21 мае, җомга

20 майда Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килү-килмәүгә чираттагы аттестация узды.

Өлкән, тәҗрибәле кеше өчен аттестация нәрсә ул? Аттестация комиссиясеннән ни көтәргә? Зур эш стажы булган профессионалга бернәрсәдән дә куркырга да кирәкми кебек. Юк икән шул, имтихан биргәндәге кебек дулкынлану хисе барыбер бар. Төрледән-төрле сораулар бирелә, катлаулылары да, игътибар таләп итә торганнары да, тиз генә җавап биреп булмый торганнары да.

Хезмәт Кодексында аттестациягә билгеләмә юк, ләкин сүзлекләрдән карасак, аттестация ул – биләгән вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләү максатында, хезмәткәрнең эш сыйфатларын һәм квалификациясен бәяләү.

Ни өчен кирәк ул? Персоналны аттестацияләүнең төп максаты – җитәкчелеккә дөрес идарә карарларын кабул итәргә ярдәм итәчәк мәгълүмат алу. Шулай ук аттестация барышында аларның эшчәнлеген контрольдә тоту, башкарыла торган эшнең сыйфатын бәяләү, мотивацияләү, кызыксындыру һәм стимуллаштыру системасын формалаштыру өчен хезмәткәрләр турында мәгълүмат җыю гамәлгә ашырыла.

Бу көнне барлык 12 хезмәткәр дә аттестацияне уңышлы узды. Бу кешеләр – Инспекция Аппаратыннан, Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча территориаль органнан, капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш, Кама аръягы территориаль органнары дәүләт хезмәткәрләре. Кемдер аттестация комиссиясе әгъзаларыннан һәм турыдан-туры инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшовтан да мактау сүзләрен ишетте. Кемгәдер алга таба да үз өстендә эшләргә, осталыгын камилләштерергә киңәш ителде, чөнки «имтихан бирүчеләр» арасында яшьләр дә бар иде. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә белемле, максатчан, үз эше өчен җан атучы кешеләрнең эшләве куандыра. Кадрлар барысын да хәл итә, дигән канатлы гыйбарәне хәтерлисезме? Һәм бу иң мөһиме!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International