Хәтер бакчасы үсеп чыгачак…

2021 елның 11 мае, сишәмбе

8 май көнне Татарстанның Лаеш районы, Вороновка авылы янында «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясе кысаларында агач утырту чарасы оештырылды. Чараны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Матюшино кишәрлеге урманчылыгы оештырды.

Лаеш районында булган кешеләр әлеге урында бик матур урман паркы һәм чиста экология зонасы булуын яхшы белә. Бөек бәйрәм – Җиңү көне уңаеннан әлеге урында газиз ватанны тагын да ямьлерәк итү һәм яшелләндерү теләге белән берләшкән кешеләр агач утырту чарасына җыелды. Анда Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре, ә иң сөендергәне – аларның балалары да, бик актив катнашты.

Кунакчыл урманның май җиренә дистәләрчә нарат үсентесе утыртылды. Угач утырту – газиз Ватаныңа сакчыл карау, аның белән соклану, аңа карата мәхәббәт белдерү билгесе, бу безнең каныбызга сеңгән... Сиксән елны артка чигереп карасак, хәтта ышанып та булмый: күпме ныклы имән һәм зифа усак агачы киселгән, күпмесе янып көл булган, бер Аллаһ кына белә.

«Хәтер бакчасы» акциясе идеясен «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең Татарстан берләшмәсендә катнашучылар тәкъдим иткән. Май аенда Бөек Ватан сугышы фронтларыннан туган якларына әйләнеп кайтмаган 350 мең республика батыры хөрмәтенә агач утырту планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International