Бүген, 18 гыйнварда, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин, территориаль орган инспекторлары белән берлектә, Татарстан башкаласының Идел буе районындагы Магистраль урамында урнашкан канализациянең биологик чистарту корылмалары территориясендә урнашкан ләм утырмасын термомеханик эшкәртү буенча яңа цехта барган төзелеш эшләрен карады. Эшлекле сәфәрдә шулай ук «Водоканал» МУП директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Дмитрий Кутенков катнашты.
Предприятие көн саен 340 тонна ләм утырмасын эшкәртәчәк, термомеханик эшкәртүдән соң 100 тоннага кадәр авырлыктагы гранулалы матдә алыначак. Бу максатлар өчен цехның өч катлы бинасында термик киптерү өчен технологик җиһазлар проектланган. Объект алман технологиясе буенча төзелгән, мондый корылма Россия шәһәрләре арасында беренче булып тора.
Инспекторлар объектны проект документларының туры килү-килмәве һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләренең үтәлеше буенча тикшерде, кисәтүләрне бетергәннән соң объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.
Казанның Магистраль урамында юынты суларны чистарту буенча «Водоканал» МУПның җитештерү егәрлекләре урнашкан. Көн саен станциягә бөтен шәһәрдән 400 мең кубометрга якын агынты су килә.
Бүгенге көндә Казан янында узган гасырның 70 нче елларыннан бирле тупланган ләм басуларының мәйданы Идел яры буенча 110 га җитә, аларның биеклеге – дүрт-биш метр. Хәзер алар халык өчен дә, елганың үзе өчен дә экологик куркыныч тудыра.
Корылманы төзү ләм утырмаларын ләм кырларына чыгаруны туктатырга мөмкинлек бирәчәк, димәк, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү мөмкин булачак. Проект буенча киптергәннән соң алынган гранулянтны (коры утырма) икенчел чимал сыйфатында файдаланырга мөмкин булачак.