ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Тукай муниципаль районының Кече Шилнә авылында яңа йорт төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
2025 елның 9 декабрендә Казанның «Бәшир Рамиев исемендәге ИТ-парк» технопаркында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Республика коррупциягә каршы форумы узды.
Ватан Геройлары көне – Россиянең истәлекле датасы, ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Ул «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле көннәре турында» федераль законның 1-1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2007 елның 28 февралендәге 22-ФЗ номерлы Россия Федерациясе законы белән билгеләнгән.
2003 елның 9 декабрендә Коррупциягә каршы БМО конвенциясе имзалау өчен ачыла. Документ үзен имзалаган дәүләтләргә ришвәт, бюджет акчаларын урлау һәм коррупциячел керемнәрне юк итүне җинаять дип игълан итүне йөкли.
Ведомствоның 2025 елның 21 октябрендәге 130 номерлы эчке боерыгы белән Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә монополиягә каршы законнарны бозу куркынычын киметү буенча 2026 елга чаралар планы расланды. Әлеге боерыкның үтәлешен контрольдә тоту ТР ДТК инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллинга йөкләнде.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 11 декабрьдә 10.30 сәгатьтә булачак «2026 елда салым законнарында ӨХС һәм махсус салым режимнары буенча үзгәрешләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан MAX милли мессенджерында рәсми канал булдырылды.
Чаллыда А.Әбсәләмов проспекты буенча 73 нче микрорайонда урнашкан торак йорт (73-1-3 т.) ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан тикшерү уза.
Ведомствоның 01.12.2025 ел, №150 эчке боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе каршында Яшьләр советы төзелде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Апас штп., Молодежная ур., 38нче йорт адресы буенча торак йорт төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.