Казанның Идел буе районында яңа паркинг тикшерелә

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Идел буе районында Комиссар Габишев урамындагы күпкатлы паркингның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.

Объект гомуми мәйданы 7402,15 кв. метр булган дүрт катлы бинадан гыйбарәт. Машина урыннары саны – 212.

Беренче катта сәүдә залы, ярдәмче-склад бүлмәсе, шулай ук венткамера, индивидуаль җылылык пункты, электр калканы, урып-җыю инвентарен саклау өчен келәт, санузеллар, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен санузел, сак бүлмәсе, урамга турыдан-туры чыга торган 2 баскыч-лифт төене урнашкан.

Икенче, типлаштырылган катта һәм файдаланыла торган түбәдә автостоянка, гомуми файдалану урыннары, 2 баскыч-лифт төене урнашкан.

Автомобильләрнең вертикаль буенча хәрәкәтен оештыру өчен ярты каттан ярты катка бер юллы изоляцияләнмәгән рампалар кулланыла. Рампаларда тротуар каралган, ул машина йөрү өлешеннән тәгәрмәчләрне чистарту җайланмасы белән аерылган. Хезмәт күрсәтү өчен 1000 кг һәм 450 кг йөк күтәрә торган лифтлар җиһазландырылган.

Паркингны “Глобалсити” Сәүдә компаниясе” ҖЧҖ төзегән. Генераль подрядчы – “Имидж” Төзелеш компаниясе” ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – “Инкомстройпроект” ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International