Түбән Камада ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге аппараты хезмәткәрләре территориаль орган эшен тикшерделәр

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

2026 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Түбән Камада урнашкан көнчыгыш территориаль органы офисында ведомство бүлекчәсенең эшен күчмә тикшерү узды.

Тикшерүнең максаты – Көнчыгыш ТО вазыйфаи затларының Дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда эшләрне формалаштыру һәм алып бару, шул исәптән аларны вакытлыча саклау тәртибе таләпләрен үтәве.

Чарада Дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибен контрольдә тоту бүлеге башлыгы И.А. Кәримова, документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлеге башлыгы Р.В. Сулагаев, документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлегенең өлкән белгече Е.Н. Заблотская катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International