2026 елның 11 февралендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Җиңүчеләрнең мирасы: хәрби һәм хезмәт батырлыгы турында хәтерне саклау» семинары узды. Ул Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде.
Спикер сыйфатында КАИ – А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының социология, политология һәм менеджмент кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты, Россия «Белем» җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзасы Н.М. Топал чыгыш ясады.
Семинарда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлегенең өлкән белгече – матбугат сәркатибе Д.Р. Сәлахова, ведомствоның Көнбатыш территориаль органының 2 нче һәм 3 нче бүлекләренең өлкән белгечләре Ю.Е. Федонин һәм А.З. Ганиева катнашты.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты тарафыннан Татарстан Республикасында дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри үстерү максатында оештырылды.