ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Әгерҗедә өч социаль ипотека йортын тикшерә

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әгерҗедә Ометов урамындагы өч торак йортның проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.

Яңа йортлар – кирпечтән, ике катлы, бер подъездлы. Аларның һәрберсендә гомуми мәйданы 270,80 кв. м булган 8 фатир урнашкан. Барлык фатирлар да чиста бизәлештә тапшырыла.

Йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Анда машина кую урыннары, тротуарлар, тышкы яктырту урнаштырылган.

Объектларны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.

Техник заказ бирүче – “Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” ДКУ. Генераль проектлаучы – “РС-Концепт” ҖЧҖ.

Өч күпфатирлы йорт “Социаль ипотека” программасы буенча төзелгән. Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International