ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2018 елгы дөнья чемпионаты Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саранск, Ростов-на-Дону, Сочи, Казан, Калининград, Волгоград, Түбән Новгород һәм Екатеринбург шәһәрләрендәге 12 стадионда үтәр дип планлаштырыла. Хәзерге вакытта, башкаладагы “Открытие Арена”дан кала, якшәмбе көнне анда комиссия киләчәк, Татарстан башкаласында нибары “Казан Арена” гына әзер, анда өй матчларын “Рубин” футбол клубы үткәрә.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Саратовта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ИФО төбәкләрендә торак төзелеше һәм “РФ Җир кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. 
Мамадышта 2013-2015 елларда гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча республиканың адреслы программасын гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашуга корылган зональ киңәшмә булып узды. 

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Инспекциядә территориаль орган җитәкчесе, Өлкәара орган җитәкчесе урынбасарлары, бүлекләрнең башлыклары һәм территориаль органнарның һәм Инспекция аппараты хезмәткәрләре биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәү буенча аттестация уздылар.

 

Архангельск өлкәсенең Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе җитәкчесе в.б.  Аркадий Чапурин эш визиты кысаларында  мәгълүмати-техник бүлек, экспертизалар, тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр территориаль органының, автоюллар һәм юл буе төзелешен күзәтү буенча территориаль органның эше белән танышты.


14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген  А.А. Чапурин ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов белән очрашты, һәм шулай ук юридик бүлекнең, төгәлләнгән төзелеш объектларын кабул итү тәртибен күзәтү бүлегенең, административ тәҗрибә һәм өлешләп төзүне контрольдә тоту бүлегенең эше белән танышты.


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген “Алабуга” МИЗда “Интерскол” компаниясе тарафыннан завод төзүнең икенче чиратына таш салу тантанасы булды, аның кысаларында аккумулятордан эшләүче бораулап тишкечләр, кар җыйгыч машиналар, компрессорлар, эретеп ябыштыручы аппаратлар җитештерү планлаштырыла.


11
октябрь, 2014 ел
шимбә

Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе коллективы Дәрвишләр бистәсе тирәсендәге Каенлык аланы территориясендә булып узган акциядә актив катнашты. Хезмәткәрләр яшь нарат агачларын, алга таба үсеп китәчәгенә һәм кешеләргә файда китерәсенә өмет итеп, бик саклык белән утырттылар.

2014 ел башыннан бирле хезмәтне саклау өлкәсен контрольдә тоту кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан 787 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклауның кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 16 миллион 186 мең сумлык 428 карар чыгарылган.

Татарстанда беренче тапкыр барлык республика төзелеш программаларын яңа ел башына әзерләү планлаштырыла. Шундый бурыч турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында барган атналык киңәшмәдә белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International