Инспектор аңлата: Кайсы объектлар ТР Дәүләт күзәтчелеге инспекциясе карамагында тора?

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сорау: Кайсы объектлар ТР ДТК инспекциясе карамагында?

Җавап: РФ Дәүләт төзелеше кодексының (РФ ШрК) 54 статьясы нигезендә дәүләт төзелеш күзәтчелеге проект документлары РФ ШрК 49 статьясы нигезендә экспертиза үткәрелергә тиешле яки типик проект документлары яки аның модификациясе булган капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм үзгәртеп корганда гамәлгә ашырыла.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге түбәндәге капиталь төзелеш объектларында гамәлгә ашырылмый (РФ ШрК 49 ст.):

  • иң күбе өч катлы, бер гаиләгә яшәү өчен билгеләнгән аерым торучы торак йортлар (хосусый торак төзелеше объектлары);
  • иң күбе өч катлы, саны уннан артмаган һәм һәркайсы бер гаиләгә яшәр өчен билгеләнгән, уртак дивары (уртак диварлары) булып, күрше блок яки күрше блоклар белән уемы булмаган берничә блоктан торучы, аерым җир кишәрлегендә урнашучы һәм гомуми файдаланудагы территориягә чыгу юлы булган торак йортлар (блоклап төзелгән торак йортлар);
  • иң күбе өч катлы, бер яки берничә, ләкин иң күбе дүрт блок-бүлемтектән торучы, аларның һәркайсында берничә фатир һәм гомуми файдаланудагы биналар һәм гомуми файдаланудагы территориягә чыгу өчен аерым подъезды булган күпфатирлы йортлар;
  • иң күбе ике катлы, гомуми мәйданнары иң күбе 1500 квадрат метрлы булган һәм гражданнарга яшәү һәм җитештерү эшчәнлеген башкару өчен билгеләнмәгән аерым торучы капиталь төзелеш объектлары, РФ ШрК 48.1 статьясы нигезендә аеруча куркыныч, техник яктан катлаулы яки кабатланмас булып саналучы объектлардан кала;
  • иң күбе ике катлы, гомуми мәйданы иң күбе 1500 квадрат метрлы, җитештерү эшчәнлеген башкару өчен билгеләнгән һәм алар өчен санитар-сак зоналарын билгеләү таләп ителми торган яки мондый объектлар урнашкан җир кишәрлекләре чикләре кысаларында санитар-сак зоналары билгеләнгән, аерым торучы капиталь төзелеш  объектлары, РФ ШрК 48.1 статьясы нигезендә аеруча куркыныч, техник яктан катлаулы яки кабатланмас булып саналучы объектлардан кала;
  • Россия Федерациясенең җир асты байлыклары турындагы законнары нигезендә әзерләнгән, килештерелгән һәм расланган файдалы казылма байлык ятмаларын эшләү яки җир асты кишәрлекләреннән файдалануга бәйле эшләрне башкару өчен башка төрле проект документларында каралган бораулау  скважиналары;
  • аларны төзү, үзгәртеп кору өчен төзүгә рөхсәт алу таләп ителми торган объектлар.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 24 июнендә кабул ителгән №1038-р әмернамәсе нигезендә төзелеш күзәтчелеге шулай ук түбәндәге объектларда гамәлгә ашырыла:

  • гараж, әгәр мондый төзелеш өчен җир кишәрлеге гараж-төзелеш кооперативына тапшырылган җир кишәрлеге составында урнашса;
  • физик затка эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаган максатларда тапшырылган җир кишәрлегендә урнашкан төзелмәләр һәм корылмалар, хосусый торак төзелеше объектларыннан кала;
  • аларны төзү һәм/яки үзгәртеп кору технологик тотыштырып һәм/яки Татарстан Республикасының территориаль газ бүлү оешмалары белән килештерелгән инвестиция программаларын башкарып, шул исәптән хосусый торак йортлар һәм күпфатирлы йортлар төзеп тутырылган торак төзелеше зоналарында федераль, республика дәүләт программаларында карала торган газ бүлү челтәрләре, шул исәптән шкаф, блок тибындагы газны җайга сала торган пунктлар һәм электрохимик саклау җайланмалары;
  • аларны төзү һәм/яки үзгәртеп кору технологик тоташтырып һәм/яки территориаль челтәр оешмасының инвестиция программасын үтәп карала торган, электртапшыру линияләрен (ВЛ, КЛ) дә кертеп, электр челтәрләре хуҗалыгы объектлары, хосусый торак йортлар һәм күпфатирлы йортлар төзеп тутырылган торак төзелеше зоналарындагы 0,4-10 Кв көчәнеш класслы трансформатор подстанцияләре;
  • аларны төзү һәм/яки үзгәртеп кору федераль һәм/яки республиканың дәүләти һәм/яки инвестиция программалары белән каралучы һәм  хосусый торак йортлар һәм күпфатирлы йортлар төзеп тутырылган торак төзелеше зоналарында дәүләт казна учреждениеләре белән гамәлгә ашырыла торган инженерлык инфраструктурасының бүлү челтәрләре, алар белән техник яктан бәйләнешле җайланмалар һәм корылмалар.

 

ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International