Илкүләм стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмасының яңа исемлеге 2015 елның июлендә гамәлгә керәчәк

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.12.2014 ел, №1521 Карары белән яңа Илкүләм стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмасы исемлеге расланды, аларны куллану нәтиҗәсендә 2009 елның 30 декабрендә кабул ителгән “Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турында техник регламент” турында №384-ФЗ Федераль законнары мәҗбүри нигездә үтәлә.

Документны кабул итү нәтиҗәсендә норматив документларны куллану өлкәсендә билгесезлек дәрәҗәсен киметү, төзелештә проектлау өлкәсендә кирәгеннән артык норматив каршылыкларны бетерү, контрольдә тотучы күзәтчелек органнарының эш шартларын яхшырту һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә дәүләт тарафыннан җайга салуның нәтиҗәсен арттыру мөмкин булачак.

Әлеге исемлек биналарның һәм корылмаларның иминлеген һәм заманча төзелеш материаллары һәм технологияләре кулланылышын тәэмин итүче иң яхшы Россия һәм чит ил тәҗрибәләрен анализлау нәтиҗәләрен исәпкә алып әзерләнгән. Шулай ук аның халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен үтеп керүчәнлекне тәэмин итү өлешендә социаль юнәлешле булуы актуальләштерелгән исемлекнең үзенчәлеге булып тора.

Яңа исемлек 2015 елның 1 июлендә гамәлгә керә. Шул ук көнне Россия Федерациясенең 2010 елның 21 июнендә кабул ителгән “Аларны куллану нәтиҗәсендә мәҗбүри нигездә “Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турында техник регламент” Федераль законы таләпләре үтәлү тәэмин ителә” №1047-р әмернамәсе  көчен югалткан дип таныла.

Россия Төзелеш министрлыгының Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектура департаменты директоры Елена Жукова күчеш чорында документларга экспертиза үткәрү процедурасын аңлатты: “2015 елның 1 июленә кадәр дәүләти яки дәүләти булмаган экспертизага тапшырылган проект документлары һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең №1047-р әмернамәсе белән расланган исемлеккә кертелгән илкүләм стандартларга һәм кагыйдәләр җыелмасына (мондый стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмасының өлешләренә) туры килү-килмәүгә карата тикшереләчәк”.

Моннан тыш, Елена Жукова хәбәр иткәнчә, яңа исемлекне раслый торган карар кабул ителүгә карамастан, Россиянең Төзелеш министрлыгына профильле федераль ведомстволар белән берлектә №1521 карар үз көченә керүгә бәйле рәвештә РФ Хөкүмәтенең барлык күрсәтмәләрен үтәү өчен тагын да җаваплырак эшләрне башкарырга туры киләчәк. Нигездә, РФ Икътисади үсеш министрлыгы белән 2015 елның 1 мартына кадәр исемлекне куллану буенча методик күрсәтмәләр расларга, ә РФ Гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм стихияле бәла-казаларны бетерү буенча министрлыгына агымдагы елның 30 мартына кадәр янгын куркынычсызлыгы буенча норматив документларны расланган исемлеккә туры китерергә туры киләчәк.

 

Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International