Татарстанда 2014 елда 281 Бөек Ватан сугышы ветераны яңа фатирга күчерелгән. Быел 530 БВС ветераны яңа фатир алыр дип планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгында булып узганда видеоконференциядә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ТКХ программаларын эксплуатацияләү һәм башкару идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.
Спикер сүзләренә караганда, 2010 елда Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 1086 йорт тапшырылган, бу 133,8 мең кв. м. тәшкил итә. Шул исәптән – 88 күпфатирлы торак йорт һәм 998 индивидуаль йорт.
«Дүрт муниципаль берәмлек – Баулы, Лениногорск, Мөслим һәм Ютазы – ветераннар өчен торак йортлар әзерли: Баулыда – 13 фатирлы, Лениногорскида – 8 фатирлы, Мөслимдә – 6 фатирлы, Урыссуда – 4 фатирлы торак йортлар», – диде И.Насыйров.
Шулай ук хәзерге вакытта 2 мең 295 Бөек Ватан сугышы ветераны торакларының ремонтландырылганын көтә. «Бүген Татарстандагы 13 муниципаль берәмлектә бу эш әле башланмаган яки алар бу белешмәләрне җиткермәгән», – дип ассызыклады ТР Төзелеш министрлыгы вәкиле.
«Төп бурычларның берсе – һәр сугыш ветеранына карата адреслы һәм төгәл булу. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чаралары кысаларында без һәр ветеранны күрергә һәм ишетергә тиеш. Һәм моны бүгеннән үк эшли башларга кирәк», – дип нәтиҗә ясады ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.
Татар-информ