«Россия – бөек держава!» документаль фильмы төшерелә

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

2014 елның 4 декабрендә Россия Федерациясе Президентының Федераль Җыелышка булган еллык Юлламасында билгеләнгән иң яхшы тәҗрибәләрне Россия төбәкләрендә җәелдерүгә теләктәшлек күрсәтү нигезендә “Россия яңалыклары” иҗтимагый-мәгълүмати агентлыгы, Халыкара вәкиллек үзәге һәм “Россиянең икътисади сәясәте” журналы редакциясе “Россия – бөек держава” документаль фильмын төшерүгә керешәчәк

Фильм төшерүнең һәм алга таба 2020 елга кадәрге чорда федераль һәм халыкара әһәмияттәге чараларда аны күрсәтүнең максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • икътисад, инвестицион климат, икътисадны модернизацияләү, социаль өлкә һәм бюджет системасы секторларындагы вәзгыятьне яхшырту өчен Россия Федерациясе субъектларының дәүләт идарәсе органнарында һәм төбәк оешмаларында позитив имидж булдыру;
  • Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисади  үсешенә йогынты ясаучы факторларны анализлау;
  • Россия төбәкләрен бердәм илкүләм базарына интеграцияләү һәм төрле территорияләрне үстерүдә булган пропорцияләр тигезсезлеген йомшарту буенча өстәмә чаралар эшләү;
  • Россия Федерациясенең тармакара дәүләт программаларын үтәгәндә территорияләрне стабиль үстерү һәм аларның икътисадын модернизацияләү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү.

Төбәкләрнең дәүләт идарә органнарындагы җаваплы хезмәткәрләрнең, Россия Федерациясе субъектларында эшләүче предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренең “Федератив мөнәсәбәтләр системасын камилләштерү эшендә Россия төбәкләре” Бөтенроссия Конгрессы Утырышында ясаган чыгышлары һәм биргән әңгәмәләре фильм өчен мәгълүмати нигез булып хезмәт итәчәк.

Фильмга территорияләрне социаль-икътисади һәм инвестицион үстерү, торак һәм шәһәр төзелеше, сәнәгать өлкәсе, АПК, ТКХ, ЯЭК системаларын һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре, азык-төлек куркынычсызлыгын, табигый, мәдәни, спорт, фәнни-мәгариф потенциалны ныгыту, медицина ярдәменең һәркемгә дә үтемле һәм Россия Федерациясе  гражданнарының социаль якланган булуы мәсьәләләрендә федераль, төбәкара һәм муниципаль хакимият органнарының гамәлдә ирешелгәннәре турындагы материаллар керәчәк


www.kremlinrus.ru, www.amurcult.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International