ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Төбәкләрдә аварияле торак фондыннан күчерү программасын үтәүне контрольдә тотуны катгыйландырырга кирәк булачак. Бу хакта 21 сентябрь көнне ТКХ фондының күзәтү советы утырышында РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Баш дәүләт торак инспекторы Андрей Чибис җиткерде.

19
сентябрь, 2015 ел
шимбә
ТРда хезмәт иминлеге кагыйдәләре һәм нормалары бозылган өчен 18 млн 62 мең сумга 513 карар чыгарылган.

18
сентябрь, 2015 ел
җомга
Бүген Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште. Инаугурация тантанасы Казанда С.Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды.

16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Өлешләп төзү өлкәсендәге законнарны үзгәртү өстендә эшләү кысаларында Россиянең Төзелеш министрлыгы санацияләү механизмын да уйлаячак.

15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Сайлауларда ышанычлы җиңүе белән котлап, Рөстәм Миңнеханов адресына котлаулар килү дәвам итә.

14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Ким Ир Сен заманында КХДРда, мисал өчен, түрә машина да, фатир да сатып ала алмаган. Автомобильләр шәхси затларга сатылмаган, милегеңдә машина булдыру өчен иң югары дәрәҗәдә махсус рөхсәт алырга кирәк булган. 

12
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоэлемтә рәвешендә традицион киңәшмә узды. 

11
сентябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәре кыла.

Сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Чистайда 140 урынлык «Аленький цветочек» яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашачак, реконструкция уздырылган «Кама» яр буен карап чыгачак.


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Питрәч районындагы Кощаково авылында "Агормир-Казан" күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча логистика үзәге төзелеше башланды.

9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Казанның Гаврилов урамы, 48а йорты буенча “Алтын алка” яңа боз сарае ачылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International