Төбәкләрдә аварияле торактан күчерүне контрольдә тоту катгыйландырылачак

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Төбәкләрдә аварияле торак фондыннан күчерү программасын үтәүне контрольдә тотуны катгыйландырырга кирәк булачак. Бу хакта 21 сентябрь көнне ТКХ фондының күзәтү советы утырышында РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Баш дәүләт торак инспекторы Андрей Чибис җиткерде.

Министр урынбасары сөйләгәннәрдән аңлашылганча, тулаем алганда, аварияле торактан күчерү программасы план буенча бара. Шуңа да карамастан, ТКХ фонды белешмәләре буенча, 2015 елның максатчан күрсәткечен үтәү хисабы әле дә башланмаган төбәкләр бар – Карелия Республикасы, Коми Республикасы, Дагстан Республикасы, Байкал арты крае, Чукотка автоном округы.

“Ике”ле алган төбәк”ләр белән, аларның ел нәтиҗәләре буенча хисапларын көтеп тормыйча, программаны кулдан эшләүгә керешергә кирәк. Төбәкләрдәге хакимиятләр үз вазифаларын үтәмәгән өчен персональ җаваплы булырга тиеш”, – дип ассызыклады Андрей Чибис.

Моннан тыш, министр урынбасары ТКХ фонды игътибарын программа кысаларында төзелгән йортларның сыйфатына бәйле булган барлык шикаятьләрне урынга чыгып, җентекләп һәм оператив рәвештә тикшерү кирәклегенә, шулай ук программа үтәлеше турындагы хисапларның ТКХ фонды сайтында  үз вакытында актуальләштерелү зарурлыгына юнәлтте.

Искәртеп үтик, Россиянең Төзелеш министрлыгы инициативасы нигезендә, 2015 елда төбәкләргә гражданнарны аварияле торактан күчерү өчен өстәмә рәвештә 6,6 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк, бу әлеге программаны РФ субъектлары тарафыннан өстәмә финанслауны 47,9% алып 41% кадәр киметү мөмкинлеген бирәчәк. Моннан тыш, төбәкләргә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өчен 2 миллиард сум бүлеп бирү каралган.


Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International