Россиянең Төзелеш министрлыгында өлешләп төзүне санацияләү механизмын эшлиләр

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Өлешләп төзү өлкәсендәге законнарны үзгәртү өстендә эшләү кысаларында Россиянең Төзелеш министрлыгы санацияләү механизмын да уйлаячак. Бу хакта 15 сентябрь көнне РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак сәясәте департаменты директоры Никита Стасишин Urban Space 2015 кысаларында “Яңа төзелмәләрнең яңа чынбарлыклары” сессиясендә хәбәр итте.

“Хәзерге вакытта проблемалы объектны башка төзүчегә тапшыру өчен ел ярымнан да аз булмаган вакыт китә, судлар, бөлгенлеккә төшүләр күзәтелә”, – диде Никита Стасишин. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Россиянең Төзелеш министрлыгы, РФ Үзәк Банкы белән берлектә, өлешләп төзүне санацияләү механизмын эшләргә җыена. Ведомствога механизмның нинди булачагын һәм нәрсә (министрлык, уртак иминиятләштерү җәмгыяте яки б.) базасында оешачагын әле билгеләргә туры киләчәк.

Департамент башлыгы шулай ук Россия Төзелеш министрлыгының гражданнарның акчаларын җәлеп итеп төзелә торган торак объектлары төзелешенә рөхсәт бирүне озынайтуга карата таләпләрне катгыйландырырга җыенуы хакында да искәртте. “Төзүгә рөхсәт алу өчен төзүче ким дигәндә үзенең барлык өлешчеләрен дә 214-ФЗ күрсәтелгән ысулларның берсе ярдәмендә иминиятләштерергә тиеш булачак”, – диде ул.

Болар белән беррәттән, төзүченең финанс тотрыклылыга карата та таләпләр көчәйтелергә мөмкин, диде Россия Төзелеш министрлыгы вәкиле. “Бу исә объектның төзелеп бетәчәген зур ышаныч белән фаразларга мөмкинлек бирәчәк”, – дип ассызыклады Никита Стасишин.

Моннан тыш, Россиянең Төзелеш министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте белән берлектә, 214-ФЗ кысаларында торак биналарны гына түгел, ә гаражлар һәм апартаментлар сатып алу мөмкинлеген бирүче үзгәрешләрне дә эшләячәк. Департамент башлыгы сүзләренә караганда, мондый чара әлеге объектлар төзелешенә акчасын бирүче кешеләрне яклау өчен бик кирәк.

 

Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International