Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоэлемтә рәвешендә традицион киңәшмә узды. Киңәшмәне вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды генераль директоры Константин Цицин һ.б. катнашты.
Төп доклад белән Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул республикада төзелеш өлкәсендә гамәлгә ашырылучы социаль программалар турында сөйләде. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 32 социаль юнәлешле программаны колачлый, дип искәртте ведомство башлыгы. Тораклар төзү һәм капиталь ремонтлау башкарыла, шул исәптән социаль категориягә караган гражданнар өчен, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәни әһәмияттәге объект өлкәләрендә.
Ирек Фәйзуллин сөйләгәннәрдән аңлашылганча, 2015 елның 11 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада ТРда беренчел медик-санитар ярдәм объектларын модернизацияләү программасы, җирле ветеринар пунктлары төзү, районнарда универсаль спорт мәйданнары төзү, участоктагы вәкаләт бирелгән полиция хезмәткәрләре өчен хезмәти торак төзелеше кебек республика программалары төгәлләнгән.
Киңәшмә барышында шулай ук ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовлар чыгыш ясады.
ТР Президентының матбугат хезмәте, Елена Бритвина