Ким Ир Сен заманында КХДРда, мисал өчен, түрә машина да, фатир да сатып ала алмаган. Автомобильләр шәхси затларга сатылмаган, милегеңдә машина булдыру өчен иң югары дәрәҗәдә махсус рөхсәт алырга кирәк булган. Ә фатирлар түрәләр арасында бүлеп бирелгән, бүлеп биргәндә рәсми иерархия хәле төп критерий буларак хезмәт иткән.
Икенче яктан караганда, коррупциягә өлеш кертү карьерада алга китү өчен киртә булып торган, югыйсә бары тик шул гына илдә уңышлы яшәү өчен юлны ачкан да, ник дигәндә, биредә бернәрсә дә сатылмаган, ләкин бар әрсә дә бүлеп бирелгән. Ким Ир Сен заманында түрә автомобиль яки фатир сатып ала алмаган, ләкин билгеле бер дәрәҗәгә ирешкәч, ул автомат рәвештә диярлек шоферы белән бергә машиналы да, Пхеньян үзәгендәге фатирга да ия булган.
Бу хакта тулырак итеп яңа “Төньяк Кореяда коррупция ничек функцияли?” коррупциягә каршы бюллетеньнән укыгыз.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте