2015 елда Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе 100 юл инфраструктурасы объектларында күзәтчелек алып барды (5 транспорт чишелеше, 2 җәяүлеләр кичү урыны, 82 автомобиль юллары, 8 күпер, 3 юл үткәрелеше). Автоюллар һәм юл буе төзелешләрен күзәтү буенча территориаль хезмәткәрләре тарафыннан 87 объектта 296 тикшерү үткәрелде, бозуларны бетерү буенча 56 күрсәтмә бирелде 780,3 мең сумга административ җаваплылыкка тарту турында 18 постановление чыгарылган.
65 юл инфраструктурасы объекты төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
ТР ДТКИ Автоюллар һәм юл буе төзелешләрен күзәтү буенча территориаль орган материаллары буенча