Россия төзелеш министрлыгы төзү базарында катнашучыларның ипотека буенча тәкъдимнәрен анализлый

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы торак ихтыяҗың арттыру өчен чаралар комплексын әзерләү максатыннан төзелеш базарында катнашучыларның тәкъдимнәрен анализлый. Тәкъдимнәрнең соңгы варианты Россия Хөкүмәтенә февраль ахырында тәкъдим ителәчәк.

Тәкъдимнәрнең бер өлешен төзелеш базарында катнашучылар исеменнән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында Россия Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Леонид Ставицкий яңгыратты. Әлеге тәкъдимнәр якынча характерда һәм региональ тармак берләшмәсендә һөнәри фикер алышу өчен тәкъдим ителде. Россиянең Төзелеш министрлыгында бу тәкъдимнәр әлегә шулай ук экспертлар, финанс институтлары, профильле оешмалар арасында карала. Аларның бер өлеше, тулы анализдан соң, Россия Хөкүмәте тәкъдимнәр исемлегенә кертелмәскә дә мөмкин.

Экспертлар фикеренчә, ипотеканы теге яки бу формада субсидияләү белән бәйле тәкъдмнәр иң нәтиҗәле чара булырга мөмкин. Беренчел торак алу өчен эшләнгән, узган елны кертелгән ипотека ставкасын сибсидияләү  Программасы үзенең нәтиҗәле эшләвен исбатлады. 2015 елда һәр өченче ипотека кредиты дәүләт ярдәме ипотекасы Программасы белән алынды, ахыргы нәтиҗәләр февраль ахырында-март башында ясалачак.

Төзүчеләргә ярдәм итүгә килгәндә, “Россия гаиләсе өчен торак” Программасы кысаларында Россия Төзелеш министрлыгы микрорайоннарның күпләп төзелешендә инфраструктураны күтәрүне карарга тәкъдим итә. Аерым алганда, сүз квартал эчендәге юллар, тышкы инженерлык челтәрләрен һәм социаль объектлар төзүгә финанс ярдәм күрсәтү турында бара. Нинди акчалар бүленүе турында әлегә сөйләшенми.

                                           РФ Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International