Яңа йортларда “күренмәгән” дефектлар 52% кимеде

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2015 елда, 2014 ел белән чагыштырганда яңа йортларда яшәүчеләр тарафыннан ачыкланган дефектлар 52% кимегән. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, гражданнардан “күренмәгән” дефектлар хакында 2014 елда 312, ә 2015 елда 150 мөрәҗәгать теркәлгән. Бу ТР дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләренең төзелешне яхшы күзәтүе турында әйтә.

                    ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International