ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында  2016 елда 4,7 млн. кв. метрлык 830 күп фатирлы торак йортны капиталь ремонт программасы буенча төзекләндерү планлаштырыла. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры искәртте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада 27 февраль көненә караган мәгълүматлар буенча капиталь ремонт эшләре 147 мәгариф объектында алып барыла, шуларның 79 - гомуми белем бирү мәктәпләре, 14 - коррекцион мәктәп һәм 44 - мәктәпкәчә белем бирү оешмалары. 

Барлыгы 2016 елда Татарстанда 1,9 млрд. сумга 95 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп (404 млн. сумга) һәм 53 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары (624,6 млн. сумга).

2016 елда 9 балаларны савыктыру лагерьларында капиталь ремонт үткәрү каралган (51,10 млн. сумга), 2 балаларны савыктыру лагере төзелеше (25 млн. сумга) һәм 1 балаларны савыктыру лагерен төзекләндерү планлаштырыла. 27 февральгә эшләр барлык объектта башланган.

Агымдагы елда республикада 43 мәдәният объектын ремонлау каралган. 27 февральгә 41 объектта эшләр башланган. 

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, "Парклар һәм скверлар" программасы буенча 45 муниципаль берәмлектә 52 объектны төзекләндерү каралган. Ул искәрткәнчә, 1 марта кадәр программа кысаларындагы объектлар исемлеген формалаштыру тәмамланырга тиеш. 

Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елында 19 муниицпаль районда 19 су саклау зонасы төзекләндереләчәк, дип билгеләде ТР төзелеш министры. 

Ирек Фәйзуллин шулай ук републикада гражданнарны авария хәледәге тораклардан күчерү программасын гамәлгә ашыру турында муниципаль районнардагы вәзгыять къзлегеннән хәбәр итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


26
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов проблемалы объектлар төзүне тәмамлау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Киңәшмәдә «Фон» һәм «Свей» компанияләренең өлеш кертеп фатир төзүдә алданганнар вәкилләре, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ вәкилләре, Казан мэры  Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама 47 микрорайонында 20 нче номерлы 10-катлы торак йорт Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йортны төзүче - "Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы ДТФ", объектның гомуми мәйданы – 8028,7 квадрат метр.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстанда 12-30 мартларда танылган россия экспертлары җитәкчелегендә узачак "Язгы МАРШ” воркшопында катнашу өчен яшь архитекторлар туплау бәйгесе игълан ителгән.  Катнашучылар Татарстанның шәһәр һәм поселокларына җиде яңа иҗтимагый зоналар өчен архитектура концепциясе тудырачак. Чара "МАРШЫ" архитектура мәктәбе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган.

Концепциянең иҗтимагый зоналары эшче проектлары нигезенә салыначак, ә воркшопта катнашучылар эшче проект төркемнәре составында әлеге проектлар алдагы стадияләрендә идеолог һәм алып баручылар булачак. Проектларны гамәлгә ашыру 2016 елның яз-җәенә планлаштырыла.

Воркшопта катнашу өчен 30 елдан өлкәнрәк булмаган архитекторлар һәм архитектура югары уку йортлары соңгы курс студенлары чакырыла. Конкурстнигезендә Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән проектны тормышка ашыру вакытына Татарстанда яшәргә әзер булган  30 яшь архитектор сайлап алыначак, дип хәбәр итә оештыручылар.

16 февральдә «ТР ДЭББИ» ДАУ BIM-технологиясе кулланып,  «Чистай шәһәрендә балалар поликлинасы төзелеше” объектының проект документациясенә тагын бер уңай дәүләт экспертизасы бәяләмәсе  әзерләде. Экспертизага күрсәтелгән Проект документлары объектның мәгълүмати модель үз эченә алган.

 

Төзелеш объекты турында кыскача мәгълүмат:

 

•Гариза бирүче, техник заказчысы – ТР ДУП "Проект-тикшеренү, фәнни-җитештерү фирмасы "Татинвестгражданпроект"

•Төзүче – Дәүләт сәламәтлек саклау автоном учреждениесе "Чистай районы үзәк хастаханәсе"

•Генпроектировщик – ТР ДУП "Проект-тикшеренү, фәнни-җитештерү фирмасы "Татинвестгражданпроект"

•3-катлы

•Обүектның көче - сменага 200 кешегә


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Ел башыннан Татарстанда 389, 9 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 122,6 % тәшкил итә. 90 мең кв. м. соңгы ике атнада тапшырылган. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Министр сүзләренчә, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 119 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын бозу өчен 1 млн. 766 мең сумга 34 карар чыгарылган. 

Социаль ипотека программасы буенча 756 фатирлык 36 йорт сафка кертелгән, дип билгеләде И.Фәйзуллин. Моннан тыш арендалы торакка каралган 32 торак йорт төзү планлаштырылган. 

И.Фәйзуллин сүзләренчә, республикада 120 Бөек Ватан сугышы ветеранына 18 йорт төзелеше дәвам ителә. Шулай ук 311 ятим баланы һәм 38 биш яисә аннан артык күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 

Аз катлы төзелеш буенча республикада 9 мең йорттан 1 мең 268 объект сафка кертелгән. 

Участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләренә планлаштырылган 18 административ-торак комплексларыннан 7 объектта төзелеш эшләре башланган. 

Өлешләп фатир төзү өлкәсендә, Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, әзерлеге югары дәрәҗәдә - Казандагы Краснококшайская/Баруди урамнары киселешендәге 276 фатирлы торак йорт һәм Бехтерев/Космодемьянская урамнары киселешендәге 146 фатирлы йорт. Объектларда эшләр тәмамланган диярлек, хәзер ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге кисәтмәләрен төзәтү буенча эшләр алып барыла. 

Авыл клублары программасы буенча бүгенгә 45 объекттан 40 ында эшләр оештырылган. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.


19
февраль, 2016 ел
җомга

Бәяләр барлыкка килү мәсьәләләре икътисадның теләсә кайсы тармагында бик мөһим, әмма бу үзара исәп-хисаплардагы гаделлек мәсьәләләре генә түгел, мөмкин булган инвестицияләрне билгеләү дә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзелештә икътисадый нәтиҗәле проектларны эшләү һәм куллану, бәяләр барлыкка килү системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә бүген Казанда (Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында) узды, аны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень алып барды.

Михаил Мень тармак өчен актуаль мәсьәләләрне һәм фикер алышу темаларын билгеләде. 

 


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш мунициципаль районында “Мамадыш” совхозы бистәсендә Үзәк урамда 40 фатирлы йортны ачуда катнашты. Биш катлы йорт төзү эшләре узган елның декабрендә тәмамланган. 26 фатир социаль ипотека программасы буенча бирелә, 3се – авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча, 10сы – ятим балаларга, һәм тагын 1 фатир сату өчен калган. Объектның смета бәясе 50,1 млн сум тәшкил итә.

Йортны ачу чарасында ТР Президенты каршындагы Дәүләт Торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты.

“Мамадышны танып булмый, бирегә килгән саен, яңа объектлар, яңа җитештерү мәйданнары күрәбез”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул яңа фатир хуҗаларын ихлас коталды. “Иң мөһиме - перспектива бар. Йортлар төзү эше дәвам итәчәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

Аннары Татарстан Президенты Мамадыш политехника көллиятендә булды. Биредә 680 кеше белем ала. Көллият автомеханик, эретеп ябыштыручы, пешекче, кондитер, төзелеш эшләре мастеры, тракторчы һәм тегүче кебек белгечләр әзерли.

Кунаклар ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән бергә көллияттә укучыларның техник һәм кулинария иҗаты күргәзмәсен карадылар, эзләү отрядлары эшчәнлеге белән таныштылар, уку аудиторияләрен һәм техниканы карадылар. Узган ел көллияттә 101 млн сумлык капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган.


"Татар-информ" МА.
 


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы «Татарстан Республикасының 2015 - 2020 елларга коррупциягә каршы  Дәүләт программасын гамәлгә Ашыру "  2015 ел нәтиҗәләре буенча күзәтү бастырып чыгарды. Мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча карарга була: http://minjust.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_449526.pdf

 "Төзелеш тармагы драйверы буларак тотрыклы Россиянең икътисадый үсеше . Яңа чынбарлыкта яңа кагыйдәләр " фикер алышуда  РФ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры, V Россия инвестиция-төзелеш форумы Оештыру комитеты М. А. Мень сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул субсидияләү программасы  ставкаларын озайту, төзүчелшргә ярдәм чаралары хакында "Россия гаиләсе өчен Торак" программасында катнашучыларны салымнардан азат итү турында сөйләде. Шулай ук, Михаил Александрович май аенда төзелеш мәсьәләләре буенча Россия ФЕДЕРАЦИЯСЕ Президенты В. В. Путин җитәкчелегендә уздырылырга планлаштырылган Дәүләт советында турында сөйләде.

Мәскәү шәһәре мэрының төзелеш сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары М. Ш. Хөснуллин административ каршылыкларны киметү мөһимлеген билгеләп үтте: "Хәзер бу эш дракон шикелле: бер башны кисәсен, тагын өчесе барлыкка килә. Әйдәгез административ киртәләрнре киметәбез",- дип белдерде Марат Шакирзянович.

Дискуссия кысаларында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э.Фәйзуллин  чыгыш ясаган.

Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт һәм республика программаларын саклау һәм торак кертү күләмен узган еллардагы дәрәҗәдә калдыру ярдәмендә  Татарстанда, төзелеш материаллары чыгару күләме кимемәде. Исегезгә төшерәбез, V Россия инвестицион-төзелеш форумы Мәскәүдә 17-18 февралләрдә уза.

 

ТР ТА һәм  ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International