Яңа 200 һәм 2000 сумлык купюралар акчалар тышлыгы рәсеме өчен тавыш бирүнең икенче этабы 1-30 август көннәрендә узачак. Бу вакытта бөтен ил буенча оештырылачак сораштыруда 10 иң популяр вариант билгеле булырга тиеш. 3 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк конкурсның өченче этабында твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү барачак.
Бәйгедә Россиянең ике шәһәре һәм алардагы дүрт символ җиңүче дип табылачак. исә 2017 елда әйләнешкә керергә тиеш. Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Казан федераль университеты – барысы да биш меңнән артык тавыш җыйган. 2016 елның 7 октябрендә конкурс нәтиҗәләре игълан ителәчәк.