Алабугада тузган торактан күченү программасында катнашучылар тиздән яңа фатирлар алачак

2016 елның 26 июле, сишәмбе

32 алабугалы гаилә бу җәйдә тузган торактан күченү программасы буенча яңа фатир алачак. Алар ике яңа йортка күченәчәк. Бу йортларны салып бетерү тәмамлану стадиясендә тора, әлеге фатирларны августта тапшыру планлаштырыла. Бу йортлар Дәүләт торак фонды линиясе буенча торгызыла, ул кешеләрне тузган торактан күчерү һәм «Социаль ипотека» программасында катнашучылар өчен күздә тотыла. 
Бүген шәһәрдә тагын ике йорт салу дәвам иттерелә. Алар һәркайсы 60 фатирга исәпләнгән. Биредә бизәү эшләре башкарыла, суүткәргеч, канализация уздырыла, электр кертелә. Йортларны ел ахырына кадәр тапшыру ниятләнә, дип хәбәр итәләр район башкарма комитетында. 120 фатирдан 99ын авария хәлендәге торактан күченү программасында катнашучы гаиләләр алачак, калган торак социаль ипотекада катнашучыларга тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International