Татарстанда 2016 елда социаль ипотека программасы буенча 193 торак йорт төзелеше планлаштырылган

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Татарстанда 2016 елда социаль ипотека программасы буенча 193 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Бүгенге көндә республиканың төзелеш комплексында 105 мең төзүче бар. Бу зур армия, ул тулай төбәк продуктының 10%ын тәэмин итә, дип ышана спикер.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төрле юнәлешләр буенча программаларны гамәлгә ашыра. Социаль ипотека программасы буенча быелга 9554 фатирга 193 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Бүген 59 торак йорт файдалануга тапшырылган. Барлыгы социаль ипотека программасы буенча 2005 – 2015елларда гомуми мәйданы 5 млн 897 мең кв. метр булган 90 мең 846 фатир төзелгән.

Шулай ук республикада күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла. Быел 4 млрд 725 млн сумга 830 йортны ремонтлау планлаштырылган.

Ирек Фәйзуллин салынганына 30 елдан арткан мәктәпләрне ремонтлау төгәлләнеп килә, дип өстәде. Узган елдан шундый ук балалар бакчаларын ремонтлау программасын гамәлгә ашыру башланды.

Мәгариф оешмаларына килгәндә, спикер билгеләгәнчә, республикада быел 95 мәктәп, 53 балалар бакчасы ремонтлана.

ТРның Тәтеш, Чистай, Кукмара, Спас, Әлки, Әлмәт, Мөслим, Алабуга, Яшел Үзән районнарында 9 балалар сәламәтләндерү лагерьларында ремонт уздырылган.

Мәдәни билгеләнештәге объектларны ремонтлау программасына 43 авыл клубы кертелгән, 34 объектта эшләр төгәлләнгән.

Узган ел ТР муниципаль берәмлекләрнең  авыл советлары биналарын ремонтлау башланды, дип өстәде министр. 43 районда 78 авыл советы бинасын ремонтлау төгәлләнеп килә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы объектларын ремонтлау буенча эшләр дәвам итә.

 


“Татар-информ” МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International