Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәрендә. Рөстәм Миңнеханов 282 фатирлы йортка тантаналы күченү чарасында катнашты. Йорт ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән. Бүген шушы йортка федерациянең һәм республиканың 4 программасында катнашучылар күченә. Бөек Ватан сугышы ветераннары толлары, ятим балалар, авария хәлендәге торактан күченүчеләр, социаль ипотека программасында катнашучылар әлеге йорттан фатир алган.
Татарстан Президенты кунак булып кереп чыккан Валентина һәм Геннадий Филипповлар, үзгәрешләрне күптән көттек, ди. Аларның узган гасырның 50 нче елларында төзелгән 2 катлы йорты күз алдында таушалган дияргә була. Канализация торбадан читкә ага, бәдрәф белән ваннан арасындагы стена хәтта идән астына ишелеп төшкән...
“Бик зур рәхмәт шундый бүләк өчен! Безнең нәкъ менә бүген “рубин”туебыз – 40 ел бергә. Авария хәлендәге йорттан яңа фатирга күченү – күптән көтелгән вакыйга”, - диделәр алар Рөстәм Миңнехановка. Биредә алар кызлары Наталья һәм оныклары Анжелика, Арсен белән бергә бишәү яшәячәк.
“Зеленодольск районында торак мәсьәләсе гадиләрдән түгел, ләкин без хәл итәбез. Һәм бу Зеленодольсктагы иң зур йорт – шуның дәлиле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Менә биредә әйбәт кенә балалар мәйданчыгы күрәбез. Анда сабыйлар уйный. Шатланалар. Бу йортларда һәм алар янында балаларның шат тавышы һәрвакыт яңгырап торсын”, - дип теләде республика Президенты.
"Татар-Информ" МА
Татарстанда ел башыннан 1 млн 561 мең кв.м торак сафка кертелгән, бу планның 102 проценты. Соңгы атнада төзүчеләр 205 мең кв.м торак тапшырды. Бу хакта бүген республика Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры белдерде.
"Бүгенгә социаль ипотека буенча гомуми мәйданы 181,9 мең кв метр булган 3154 фатирлы 79 йорт торгызылган", - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин. Ветераннар өчен йортлар төзелеше дә дәвам итә. Ятим балаларга торак бирү мәсьәләсе дә хәл ителә. 2016 елда күп фатирлы инвестицион торак төзелеш программасына 99 йорт кертелде. Аларның 56 сы файдалануга тапшырылган, тагын 43 югары һәм урта дәрәҗәдә әзер. Быел республикада 9 мең аз катлы торак йорт төзелергә тиеш, 6 мең 258е әзер инде.
"Вакытында һәм сыйфатлы йорт кына төзеп кую түгел, анда яшәргә уңыйлы булырлык итеп эшләргә кирәк. Сүз йортның эче турында гына түгел, ә тышы турында да бара. Фасадларны матурлауга ачык төсләрне кызганмаска кирәк", - диде Татарстан Президенты.
Ел ахырына кадәр 18 участок полициясе хезмәткәрләре йорты кулланылуга тапшырылырга тиеш. Ун объект төзелгән, тагын 8 йортта якын арада эш төгәлләнәчәк. Ел башыннан 38 яңа авыл клубы төзелде, тагын 7 се төзелеп бетү алдында. Ветеринария пунктлары, ФАПлар һәм модульле табиб амбулаторияләре төзелешә дәвам итә.
2016 елда капиталь ремонт программасына эләккән 830 күп фатирлы йортның 829 ында эш бара. "Өлешләп төзү буенча Чаллыда зур торак йорт төзелеше тәмамлануын билгеләп үтәргә кирәк. Йорт 10 елдан артык төзелгән. Объект кабул ителде", - диде Ирек Фәйзуллин. "Чаллы, молодец. Зур проблеманы хәл итте. Бу алданган өлешчеләр проблемасын хәл итүдә зур адым", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
Муниципаль районнар башлыклары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
"Татар-Информ" МА
“Кояшлы шәһәр” торак комплексында Бакый Урманчы урамында урнашкан, 340 урынга балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Әлеге мәктәпкәчә балалар учреждениясен төзүче - "ГЛАВИНВЕСТСТРОЙ РТ". Балалар бакчасы өч катлы бинада урнашкан, гомуми мәйданы – 6491,7 кв.м. Төзелеш барышында Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе тарафыннан ачыкланган барлык җитешсезлекләр төзәтелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чаллы шәһәрендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы мэры Наиль Мәһдиев, Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов һәм башкалар озата йөрде.
ТР Президенты Яр буе микрорайонында 1200 балага исәпләнгән мәктәп ачты. Тантаналы линейкадагы чыгышында Наил Мәһдиев белдергәнчә, бу - шәһәрдә 20 ел эчендә беренче төзелгән мәктәп. Ул Рөстәм Миңнехановка проектны гамәлгә ашырудагы ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
ТР Президенты сүзләренчә, бу микрорайонда мәктәпне төзү күптән уйлана иде инде. Быел федераль үзәк ярдәме белән бу бурыч башкарылды, диде Рөстәм Миңнеханов.
Алга таба планда Гренада паркында "Альбатрос" бассенын ачу тантанасы иде. Спорт комплексы 700 гә якын кеше кабул итә ала. Бассейнда спорт чараларын үткәреп була, объект мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә җайлаштырылган.
Илле метрлы бассейн махсус Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре чемпионаты өчен алынган иде. Ярышлар тәмамлангач, конструкцияне Чаллыга бирергә дип карар кылынды.
"Бүген Чаллыда күп төрле чаралар үтә: яр буе ачылды, бассейн, мәктәп. Болар барысы да бу матур шәһәрдә яшәүче кешеләргә уңайлы шартлар булдыру өчен эшләнә. Бу бассейн Россиягә күп кенә алтын медаль китерде. Бу традиция сакланыр дип өметләнәм", - дие белдерде чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Чаллы ш. мэриясе матбугат хезмәтенең материаллары файдаланылды, фото http://prav.tatarstan.ru/
Татарстан Республикасы Югары Услон районында урнашкан «Иннополис» МИЗ да балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Әлеге мәктәпкәчә балалар учреждениясен төзүче - АҖ "Иннополис”, гомуми мәйданы –5588,6 кв.м. Төзелеш барышында Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе тарафыннан ачыкланган барлык җитешсезлекләр төзәтелгән.
Бүген көннең беренче яртысында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Арча муниципаль районына килде. Төп максаты – халыкның торак шартларын яхшырту программаларын тормышка ашыруның барышы белән танышу иде.
Илдар Халиков муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев озатуында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 36 фатирлы яңа торак йортны (Горький ур., 36а) карады. Барлык төзелеш эшләре август уртасында төгәлләнгән булган. Эчке эшләре тулысынча башкарылган яңа уңайлы фатирларга хуҗалары якын арада күченәчәк.
ТР Премьер-министры торак йортның тышкы һәм эчке эшләренең сыйфатын бәяләде, фатирларның берсенә кереп карады. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасында катнашучылардан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре, шулай ук ятим балалар яңа торак алганнар.
Аннары Илдар Халиков Красная Слобода урамына килде, анда республиканың торак программаларында катнашучылар өчен салынган 15 фатирлы яңа йортка күченү тантанасында катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры, Арча районы соңгы берничә елда сизелерлек үзгәрде, социаль объектлар һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре ачыла, яңа тораклар файдалануга тапшырыла, халыкка ял итү өчен шартлар булдырыла, дип билгеләде.
“Мин сезне тормышыгыздагы бу мөһим вакыйга белән котлыйм. Яңа фатирга күченү һәр гаилә өчен зур вакыйга. Барыгызга да иминлек, күңел җылылыгы һәм уңайлыклар телим”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Ул шулай ук бу йортны төзүдә катнашкан подряд оешмалары җитәкчеләренә рәхмәт белдереп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Аннары Илдар Халиков һәм Арча районы башлыгы Илшат Нуриев яшь гаиләләрнең берсе Мөхәммәдиевләрдә булдылар.
Иң соңыннан Илдар Халиков Казансу елгасының яңартылган яр буена килде. Монда аны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман каршы алды һәм аның өчен зур булмаган экскурсия уздырды. Парк үзәгендә ясалма күл булдырылган. Сулык тирәсендә агач түшәп сукмаклар салынган. Актив ял итү өчен волейбол мәйданчыгы, балалар уен зонасы оештырылган. Шулай ук парк территориясендә амфитеатр һәм тирә-юньне күзәтү мәйданчыгы да бар.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Ютазы районына эш сәфәре кыла.
Тантаналы көн Солнечный микрорайонында “Тузган торак” республика программасы буенча тергезелгән 36 фатирлы торак йортны ачудан башланды. Кунакларны, яңа йорттан ачкыч алучыларны, райондашларны бу истәлекле көн белән район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте.
"Бүген икеләтә матур көн. Шушы кояшлы иртәдә без сезнең белән районның 25 еллыгын бәйрәм итәргә җыелдык. Бу форсаттан яңа йорт ачу аеруча тарихи вакыйга", - дип билгеләп узды сәламләү сүзендә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Йорт белән якыннанрак танышкан дәрәҗәле кунаклар өй туена әзерләнүче Кәримовлар фатирында булды.
Капиталь төзелештән соң Урыссу урамының бер өлешен ачу хокукы республика Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде.
Урыссу бистәсе урамнары, әле күптән түгел генә сафка куелган, капремонтан соң ачылган социаль-көнкүреш объектлар белән танышкан республика башлыгы, район мәдәният йортында узган пленар өлештә “Ютазы районына тарихи исемен кайтару – гадел карар булган,” – дип билгеләп узды. Ул көннән-көн тотрыклы үсеш юлына чыгучы районыбыз алдынгыларын тәбрик итте.
Урыссу ГРЭС ына җитди яңарыш кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районына эш сәфәре барышында белдерде.
"Урыссу ГРЭСының җитди проблемалары бар. Ул 1944 елда төзелгән һәм анда җитди төзекләндерүнең әле булганы юк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты район халкы алдында чыгыш ясаганда.
“Хәзерге инвестор әлегә модернизация үткәрерлек дәрәҗәдә түгел. Без тагын инвесторлар эзләгән идек. Модернизация һичшиксез булачак, ул, билгеле, шактый вакыт таләп итә. Безнең белгечләр хәзер җылылык белән тәэмин итү схемасын әзерли. Ул хәзергесе дәрәҗәсендә булырга тиеш”, - диде Татарстан Президенты.
"Татар-Информ" МА
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай һәм Әлки муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. Район үзәге Базарлы Матак авылында Рөстәм Миңнеханов яңа төзелгән "Ләйсән" ябык бассейнын ачу тантанасында катнашты.
Район башлыгы Александр Никошин ТР Президентына әлеге проектка ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. "Яңа комплекс ачылганнан соң, йөзүчеләребезнең су спорт төрләре чемпионатларында алдынгы урыннарны яулый башларлар дип ышанабыз", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнү кысаларында өч зур бассейн арендаланган иде. Әлеге чемпионат тәмамлангач, бу төзелмәләр язмышы мәсьәләсе килеп басты. Шунда республика җитәкчелеге әлеге бассейннарны Татарстанда калдырырга һәм аларны Казан, Чаллы һәм Әлки районына бирергә булды.
Рөстәм Миңнеханов яңа объектны югары бәяләде, һәм мондый шартларда Россия дәрәҗәсендәге чемпионнарны гына түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге чемпионнар әзерләп булуын ассызыклады. "Әлки районында максатчан кешеләр, сәләтле яшьләр яши. Шик юк, биредә алдагы Олимпия уеннарының җиңүчеләре үсә", - диде ул.
Шуннан Татарстан Президенты Әлки районы башлыгы Александр Никошин һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белән "Ләйсән" бассейнын карады.
Өч катлы спорт комплексын бер ел дәвамында төзеделәр. Көненә биредә 320 кеше кабул итә алалар.
Бассейнда спорт чараларын үткәрү өчен шартлар бар, объект мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган.
Аннан Рөстәм Миңнеханов "Каенкай" балалар бакчасында булды, анда ул капиталь ремонт нәтиҗәләрен бәяләде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Татарстанда ел башланганнан бирле 1 млн. 355,8 кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Тулаем төзелеш предприятиеләрендә җитештерү имгәнүләре кимү буенча уңай динамика күзәтелә, диде министр.
Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында эшләр алга бара, - диде министр. «Чаллы шәһәре, Яңа Чишмә, Буа, Баулы, Аксубай һәм Зеленодольск районнары җитәкчеләре игътибарына: сез торак тапшыру буенча графиктан артта барасыз».
2016 елда Татарстан Республикасында социаль ипотека буенча 155 мең кв. метрга 71 йорт тапшырылган. Тагын 122 объект төзелеп ята. Күбесе тәмамлану стадиясендә. Программаны гамәлгә ашырмау куркынычы юк. Аренда йортлары төзү программасы тулысынча үтәлде, - диде Ирек Фәйзуллин .
«Ветераннарга торак» программасы буенча 175 ветеран гаиләсе өчен 38 торак йорт төзелә. 24 йорт Дәүләт торак фонды аша,14е –Главинвестстрой аша», диде министр.
Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның, шуларга тиңләштерелгән затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы һәм күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Яшь гаиләләргә торак программасы буенча барысы да торак сайлап алды.
Инвестиция программасы кысаларында 99 күп фатирлы йорт төзү планлаштырылган иде, 44е – әзер. Калган 55 – 36сы әзер диярлек. Программа үтәлеп бара.
Татарстанда участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасы да гамәлгә ашырылуын дәвам итә. 33 яңа авыл клубы гамәлгә кертелде. Калган 12 сендә эшләр дәвам итә. Блоклы ветпунктлар төзү программасы эшли, 38 фундамент монтажланган, 37 объектка инженер челтәрләре китерелгән, 35 модуль төзелеш мәйданында һәм 31 модуль монтажланган инде, - дип белдерде министр. Сәламәтлек саклау объектларының барысында да планда каралган эшләр башкарыла. Төзелеш графигында Болгар шәһәрендә кунакханә һәм Ислам академиясе бар.
«Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт эшләре 98,7 процентка үтәлгән. 60 объектта эшләр төгәлләнгән», - диде Ирек Фәйзуллин. Коррекцион мәктәпләр буенча эшләр бик әйбәт түгел: 12 объектта гына эшләр тәмамланган. Артта калучылар – Чистай мәктәбе һәм Әлмәттәге мәктәп. Эшләр 1 нче сентябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте министр районнар башлыкларына.
"Татар-информ" МА
Түбән Кама шәһәрендә 12 катлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йортны төзүче – “Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды”, объектның гомуми мәйданы – 15361,5 кв.м.