Рөстәм Миңнеханов Казанда «Транснефть - Прикамье» АҖ нең яңа административ бинасында булды

2016 елның 25 декабре, якшәмбе

Казанда «Транснефть - Прикамье» АҖ нең административ бинасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. 

Күп катлы бина төзелеше Казанда Н.Ершов урамы, 20 адресы буенча 2014 елның июль аенда башланды. 

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар компаниянең территориаль диспетчер пунктын карадылар, аның эшчәнлеге белән таныштылар.

Шуннан кунаклар компаниянең баш инженеры кабинетын һәм генераль директоры кабинетын карадылар. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук актлар залын, аш бүлмәсенең заманча җиһазлануын бәяләде. 

Татарстан Президентын «Транснефть - Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев озата йөрде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International