2015 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россия күләмендә гражданнар кабул ителә.Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә кабул итү эшләре Казан ш., З. Кызыл ур, 15/9 адресы буенча башкарылачак.
Проект документлары экспертизага тиешле капиталь төзелеш объектлары төзелешендә, үзгәртеп корылышында дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкаруга бәйле мәсьәләләрне хәл итү, гамәлдә булган законнар нигезендә, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе вәкаләтләренә карый.
Кабул итү алдан язылмыйча үткәрелә.
Татарстан Республикасында 2016 елның 25 ноябрь көненә 2 млн. 8,4 мең кв. м торак сафка кертелгән. 13 муниципаль районда 2016 елга торак төзү буенча пландагы бурыч тулы күләмдә башкарылган - Балык Бистәсе, Сарман, Ютазы, Кайбыч, Чирмешән, Чистай, Питрәч, Лаеш, Тукай, Әтнә, Югары Ослан, Теләче районнарыда.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәмшәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 250,4 мең кв. метрлы 472 фатирлы 140 торак йорт гамәлгә кертелгән. Дәүләт торак фонды планы буенча ел ахырына кадәр 227,9 м ең кв. метрлы 955 фатирлы 102 торак йортны гамәлгә кертү көтелә. Алардан 42 объекты сафка кертелгән, 59 - әзерлеге югары дәрәҗәдә, уртача дәрәҗәдәге әзерлегктә - 1 объект.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР хезмәт инспекциясе 2016 ел башыннан 1478 тикшерү үткәргән. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәмәү өчен 18 млн. 216 мең сумга 481 карар чыгарылган.
Шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы ятим балаларны торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән Дәүләт торак фонды арасында имзаланган килешү нигезендә ятим балаларга 311 торак алынган. 204 торак ятим балаларга яллау килешүе буенча бирелгән. Калган 107 торакны 2016 елның 11 декабрь көненә тапшыру карала.
5 һәм аннан артык күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында гаиләләгә теркәлгән 42 сертификаттан 25 ноябрь көненә 35 сертификат гамәлгә ашырылган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп бурычларның берсе - гражданнарны авария хәлендәге торак фондтан күчерү программасын һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру. Торак төзелеше объектларының барысы да ваытыныда тапшырылырга тиеш, диде ул. Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, хәзерге вакытта киләсе 2017 елда төзелеш программаларын гамәлгә ашыруга әзерләнү мөһим.
Шуннан ТР ДТФ башкарма директоры чыгыш ясады. Ул фондка килгән түләүләр, социаль ипотеканың 2016 елда финанслануы турында хәбәр итте. 2017 елда планнар буенча 526 мең кв метр торакны төзү каралган.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина
Татарстан Республикасы дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясенә Яр Чаллы шәһәрендә Раскольников урамы буенча урнашкан “Парус” торак комплексында күпкатлы 96-фатирлы торак йорт төзелеше башлану турында хәбәрнамә алды.
Объектны төзүче булып “ТК Парус НЧ” ҖЧҖ тора, генераль подрядчы – "Евростиль" ҖЧҖ.
ТР ДТКИ Капиталь төзелеш объектларының төзелешен, үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре әлеге объектны төзелеш башыннан алып тәмамланганчыга кадәр күзәтәчәк. Төзелеш барышында торак йортның техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе тикшереләчәк. Төзелеш барышында үткәреләчәк тикшерү туры объектның техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), бүтән норматив-хокукый актларның һәм проект документларына, шул исәптән таләпләренә карата энергетика нәтиҗәлелеген һәм таләпләренә карата җиһазланган, капиталь төзелеш объектын исәпкә алу приборлары белән файдаланыла торган энергетика ресурсларын.
Күпкатлы торак йорт, “А” блогы төзелешенә Яр Чаллы муниципаль берәмлеге башкарма комитетыннан рөхсәт алынган, проект дәүләти булмаган экспертиза уңай бәяләмәсе алган.
18-катлы йортны төзеп бетергәч, аның гомуми мәйданы 8918,7 квадрат метр тәшкил итәчәк.
ТР ДТК Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан җаваплы инспектор һәм тикшерү программасы формалаштырылган. 24 һәм 25 ноябрь көнне ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге Инспекциясе төзелеш объектында тикшерү уздырачак.
Инспекциягә 88 фатирлы 4 нче һәм 5-нче номерлы торак булмаган бүлмәләр белән булган, Казан шәһәре М. Гафури урамында урнашкан торак йортлар төзелеше тәмамлану турында килгән хәбәрләмә нигезендә ТР ДТК Инспекциясе төзелеш тәмамланган обүектын тикшерү уздырды, тикшерү нәтиҗәләре буенча, төзелештә бозулар ачыкланмады. ТР ДТК Инспекциясе үзгәртеп кору һәм капиталь төзелеш объектларын күзәтү төбәк органы хезмәткәрләре әлеге объектны төзелеш башыннан төзелеш тәмамлануга кадәр күзәтте. ТР ДТКИ тарафыннан төзелеш барышында моңа кадәр ачыкланган кисәтүләр һәм хокук бозу вакытында читләштерелгән. Торак йортларны Төзүче - " Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коммерцияле булмаган Дәүләт торак фонды".
Әлеге төзелеш объекты техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килә. Хәзерге вакытта ярашлылык бәяләмәсе әзерләнә.
Йортлар социаль ипотека һәм авария хәлендәге торакны бетерү программалары буенча төзелгән.
Татарстан Республикасында 2016 елның 11 ноябренә социаль-мәдәният объектлары төзү буенча дүрт республика программасы тулысынча үтәлгән. Шул исәптән авыл клублары төзү программасы, беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү программасы, участок ветеринария пунктлары төзү һәм ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын ремонтлау программасы, шулай ук универсаль спорт мәйданчыклары кору программасы.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин гадәттәгечә киңәшмәне хезмәтне саклау мәсьәләсеннән башлады. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры белдергәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 1398 тикшерү уздырылган, 16 млн. 775 мең сумлык 451 карар чыгарылган. 2016 ел башланганнан бирле хезмәт турындагы законнарны кабат бозган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан өч оешма буенча административ материаллар суд органнарына җибәрелгән. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 734 әгъзасына тикшерү уздырылган.
2016 елның 11 ноябренә республикада 1 млн. 929,3 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән, дип белдерде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы.
Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 234,3 мең кв. метр булган 4204 фатирлы 126 йорт файдалануга тапшырылды. 2016 елга объектларны тапшыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тәкъдим иткән исемлек нигезендә ел азагына кадәр гомуми мәйданы 279,6 мең кв. м булган 5220 фатирлы 109 йорт эксплуатациягә кертелергә тиеш.
2016 елга аренда торагы төзү программасы буенча пландагы объектлар төгәлләнәчәк һәм эксплуатациягә тапшырылачак. 2016 елның 11 ноябренә 30 йортка кешеләр күчкән инде (мәйданы – 21,2 мең кв. метр).
Ирек Фәйзуллин ятим балалар һәм аларга тиңләштерелгән затлар өчен торак төзү программасы турында җентекләп сөйләде. Мондый балаларга торак Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан бирелә. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы белән ТР ДТФ арасында төзелгән контрактта ятим балалар өчен 311 торак урыны бирү каралган. 130 торак урыны Татарстан Республикасы милекчелегенә сатып алынган һәм ятим балаларга яллау шартанамәсе буенча тапшырылган. Тагын 181 торак урынын 1 декабрьгә кадәр бирү планлаштырыла.
2016 елның 11 ноябренә 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча рәсмиләштерелгән 42 сертификаттан 30 сертификат реализацияләнгән.
Моннан тыш, 2016 елда Татарстан Республикасында 81 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2016 елда 99 йорт тапшыру планлаштырыла, шуларның 66сы файдалануга тапшырылган. Бүгенгә 33 күп фатирлы инвестицион йорттан 28е әзер диярлек; 5 йорт – уртача әзерлектә.
Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) пландагы 9 000 йорттан 8150 йорт гамәлгә кертелгән, калганы – 850 йорт әле.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бу мәгълүматны ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада капиталь ремонт эшләре 41 муниципаль райондагы 876 күп фатирлы торак йортларда алып барыла. Тулы күләмдә эшләр 771 объектта тәмамланган, шул исәптән ТР ДТИ тарафыннан 323 күп фатрилы торак йорт кабул ителгән.
Ирек Фәйзуллин шулай ук гражданнарны авария хәлендәге торак фондтан күчерү программасының гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов объектларны төзү буенча подряд оешмаларның бурычларын башкарулары турында сорашты.
Шуннан Ирек Фәйзуллин учреждениеләр, ресурс үзәкләр (колледжлар), мәдәният объектлары төзелеше турында хәбәр итте. Капиталь ремонт 53 мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, 15 коррекцион мәктәптә, 79 гомуми белем бирү мәктәпләрендә капиталь ремонт тәмамланган.
Моннан тыш, 8 ресурс үзәктә капиталь ремонт тәмамланган.
Капиталь ремонтлау каралган 43 мәдәният объектыннан эшләр 42 объектта тәмамланган (3 ноябрь көненә эшләр 1 объектта алып барыла).
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина
Киләчәктә дәүләт программасына кертелгән барлык төзелеш материалларын сатып алу бары тик Биржа мәйданчыгыннан гына чыгарылачак.
Төзелеш материалларын җитештерүчеләргә акредитация процедурасын bp.zakazrf.ru сайтыннан узарга кирәк. Әлеге процедура түләүсез.
Биржа мәйданчыгының "Татарстан Республикасының дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы" операторы булып тора. Техник ярдәм телефоны АГЗ РТ (843) 212-24-25.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Минем автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең барысына да зур рәхмәт белдерәсем килә. Менә инде ничә ел Татарстан Республикасында барлык планлаштырылган бурычлар тормышка ашырыла һәм хәтта арттырып үтәлә. Бу бигрәк тә 2013 елгы җәйге Универсиада, 2015 елгы ДЧ кебек җитди проектларны гамәлгә ашырганда ачык күренде. Быел да безнең юл хезмәткәрләре яңа технологияләр, заманча җиһазлар, юл материаллары кулланып, бик күп әһәмиятле, файдалы эшләр башкаралар. Бүген Казан һәм гомумән Татарстан Россиянең башка төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән килүчеләрнең республикадагы юлларның сыйфатын яхшы бәяләве белән горурлана ала”.
Аерым рәхмәт сүзләрен ул бу тармакның ветераннарына белдерде.
Илдар Халиков иң алдынгы хезмәткәрләргә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен хезмәткәрләр “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Сәламләү сүзләре белән шулай ук РФ транспорт министрының беренче урынбасары Евгений Дитрих чыгыш ясады. Ул Татарстанның барлык транспорт комплексын ирешелгән уңышлары белән котлады һәм иң алдынгы хезмәткәрләргә ТР Транспорт министрлыгы бүләкләрен тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан хезмәтне саклау өлкәсендә 1мең 363 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 16 млн 620 мең сумга 440 карар чыгарылган.
Бу мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков уздырды.
Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, 2016 елның 28 октябренә республикада 1 млн 857,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 216,4 мең кв. м булган 3 мең 754 фатирлы 89 йорт төзелгән.
Ирек Фәйзуллин ятимнәргә биреләчәк торак турында җентекләбрәк сөйләде. 2016 елда Татарстанның 311 ятим баласын торак белән тәэмин итү планлаштырылган. Дәүләт торак фонды тәкъдим иткән 54 йорттан инде фатирлар сайланган.
Шулар исәбендә 8 шәхси йорт бар; ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе күзәтчелегендә булмаган 23 күп фатирлы йорт; ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе күзәтчелегендә булган 23 күп фатирлы йорт бар. Объектларда төзелеш төрле стадиядә бара: 2 объект урта әзерлек дәрәҗәсендә; 13 объект югары әзерлек дәрәҗәсендә; 2 объектта төзелеш эшләре төгәлләнгән; 37 объект файдалануга тапшырылган.
Илдар Халиков ятимнәргә бирелүче торак мәсьәләсен контрольдә тотарга һәм программа үтәлешен билгеләнгән вакытка тәэмин итәргә чакырды.
Инвестицияләр исәбенә төзелүче күп фатирлы тораклар программасы буенча 34 объектның 27се югары әзерлектә, 7 йорт уртача әзерлектә.
Аз катлы йортлар төзелешенә килгәндә, республика буенча 9 мең йортның 7 737се файдалануга тапшырылган.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
«Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенең киләчәге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Искәртәбез, быел сентябрь азагында Казанның Киров районы суды «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенә эшчәнлеген дәвам итүне тыйды. Бу карар өстәмә белем бирү үзәгенең Окольная урамында урнашкан бинасының авария хәлендә булуына бәйле рәвештә чыгарылды.
Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бүгенгә барлык балалар да күрше мәгариф учреждениеләренә урнаштырылган, анда алар түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүләрен дәвам итәләр.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Алексей Песошинга һәм Илсур Метшинга тиз араларда «Заречье» өстәмә белем бирү үзәге мәсьәләсен хәл итәргә, аерым алганда, Казанда бу үзәк өчен яңа бинарга табарга кушты.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.