2003 елда бу көнне Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәле сәяси конференциядә имза салу өчен БМОның Коррупциягә каршы конвенциясе ачыла, ул 2003 елның 1 ноябрендә БМО генераль ассамблеясы тарафыннан кабул ителгән була. Документ аңа имза салган дәүләтләрне ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупциячел керем алуны җинаятьчел хокук бозу дип игълан итәргә мәҗбүр итә.
БМО генераль сәркатибенең махсус вәкиле Ханс Корелл, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен гамәлгә кую карары хакында игълан итеп, конференциягә 100дән артык илдән килүче вәкилләрне конвенциягә имза салырга өндәде. Ул “илләрнең үсешенә зыян китерүче һәм демократиягә һәм хокукый дәүләт режимына куркыныч белән янаучы” коррупциягә каршы тору өчен халыкара хокукның әһәмиятле коралына әверелергә тиеш.
Россия илләр арасында беренчеләрдән булып конвенциягә имза салды. Форумда чыгыш ясаганда РФ чит эшләр министры урынбасары, Россия делегациясе башлыгы РФ Алексей Мешков ассызыклап узганча, “Россия коррупциягә каршы компромиссыз көрәш алып бара һәм барлык дәүләтләр һәм тиешле халыкара оешмалар белән коррупциягә каршы фронтта конструктив хезмәттәшлек итәргә әзер”.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе ай саен коррупциягә каршы бюллетень чыгара. Декабрь аендагы коррупциягә каршы бюллетень белән ведомство сайтында, түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:
http://gsn.tatarstan.ru/rus/antikorruptsionniy-byulleten.htm
Calend.ru материаллары нигезендә ТР ДТКИ матбугат хезмәте