Татарстан Республикасы буенча өлешле төзелештә дәүләт контролен оештыру һәм уздыру тәртибе расланды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 31 октябрендәге 974 номерлы карары белән Күпфатирлы йортларны һәм күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортлар төзүгә бәйле эшчәнлегенә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе расланды.

Әлеге документта Татарстан Республикасы территориясендә өлешле төзелеш өлкәсендә дәүләт контролен оештыруга һәм уздыруга карата таләпләр раслана.

Исегезгә төшерәбез, 2007 елның 27 декабрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре бүлеп бирелде. ТР ДТК инспекциясе җирле үзидарә органнарының тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәвен тикшерүдә тота, шулай ук үзләренә карата 2007 елның 27 декабрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының көче туктатылган 33 муниципаль берәмлектә күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International