Яңа финанслау системасы һәм иминиятләштерелгән эскроу счетлары кертелүгә бәйле рәвештә бәяләр артырга мөмкин.
Төбәкләрдәге хакимиятләр РФ президентыннан яңа финанслау системасы кертелүгә һәм иминиятләштерелгән эскроу счетлары кертелүгә бәйле рәвештә өлешле төзелеш базарында бәяләр артуын чикләү өчен чаралар күрүне сорады. Бу хакта журналистларга җомга көнне Ялтада Дәүләт Советы президиумы утырышы йомгаклары буенча Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов хәбәр итте.
Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның июлендә торак төзелешен финанслау буенча яңа система булдыруны күздә тота торган, өлешчеләрнең хокукларын яклауны көчәйтергә тиешле законга имза салды. Закондагы төп үзгәрешләрнең берсе - 2019 елның 1 июленнән башлап төзүче оешмалар өлешчеләрдән турыдан-туры акча җәлеп итү хокукын җуя. Сатып алучы акчаны турыдан-туры төзүче оешма кассасына түгел, ә вәкаләтле банктагы иминиятләштерелгән эскроу счетына түли, банк исә акчаны саклый һәм йорт эксплуатациягә кертелгәч кенә девелоперга тапшыра.
"Хәзерге вакытта өлешле төзелеш өлкәсендә бара торган ул үзгәрешләр ипотека ставкаларының артуына яки кыйммәтләнүенә китермәсен өчен системалы чаралар турында фикер алыштык һәм президенттан финанс өлкәсенә, бәлки, киләсе елда эскроу-счетлары буенча эшли башлый торган төзүче оешмалар өчен банкта резервка куюның нинди дә булса яңа алымына кагыла торган чаралар күрүен, шул исәптән йөкләмәләр бирүен, сорадык", - диде Алиханов.
Эскроу-счет атамасы escrow account инглиз терминыннан килеп чыккан, ул алдан ук билгеле булган билгеләнеше буенча түләү вакытына кадәр акчаны вакытлыча саклау счеты дигәнне аңлата.
ТАСС.