ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов аппарат киңәшмәсе уздырды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Киңәшмә барышында төбәк һәм территориаль органнарның җитәкчеләре республика буенча 2018 елның азагында гамәлгә кертү өчен әзерләнүче социаль һәм коммерция торагы объектлары буенча мәгълүмат җиткерде.

Инспекция башлыгының беренче урынбасары Ильфарт Сафиуллин агымдагы ел йомгаклары буенча административ тәҗрибә нәтиҗәләре хакында әйтте.  

Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең структурасын үзгәртү турында фикер алыштылар, ул 2019 елның 1 гыйнварыннан планлаштырыла. Шулай ук башка актуаль мәсьәләләр каралды.  

Киңәшмә азагында Инспекция башлыгы контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә нәтиҗәлелекне арттырырга, объектларны кабул иткәндә административ регламент процедурасын катгый үтәргә, кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч күздә тотучы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.4 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту чараларын көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International