Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе исеменнән республика халкын Россия көне белән котлыйм! Россия көне -милли бердәмлек һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы.
Бу көндә барыгызга да нык сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, имин киләчәк, билгеләнгән планнарны тормышка ашыруны һәм эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә зур уңышлар телим.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Габдрахман авылында Совет урамы буенча ике катлы торак йортны тикшерү эшләрен төгәлләделәр. Төзелеш эшләре тәмамланган.
Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге объектны тикшерү барышында кагыйдә бозуларны ачыкламады. Бинаның гомуми мәйданы 612,33 кв.метр тәшкил итә. Анда дүрт фатир урнашкан. Йорт авыл мәктәбе укытучылары өчен төзелгән. Йортта ике һәм өч бүлмәле фатирлар, иркен кухня, ванна һәм җиһазлар бар. Торак йорт коммерция нигезендә төзелгән. Объект ярашлылык турында бәяләмә бирүгә һәм алуга әзерләнә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте
Яр Чаллыда Сарман трактының ЗЯБ поселогының 17 «А» микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре белән 17А-III-15 күпфатирлы торак йорт торгызылды. Төзелеш эшләре тәмамланган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге объектны тикшерү барышында хокук бозуларны ачыкламаган.
4 катлы бинаның гомуми мәйданы 1588,1 кв.метр, фатирларның гомуми мәйданы – 1142,8 кв. метр. Торак йорт 23 фатирга исәпләнгән. Торак йорт күп фатирлы инвестицион торак программасы кысаларында төзелгән. Торак йорт ярашлылык турында бәяләмә бирүгә һәм алуга әзерләнә.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәренең 49 нчы микрорайонында балалар мәктәпкәчә оешмасы төзелеше барышын тикшерде. Балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән. Өч катлы бинаның мәйданы 5248 кв.метр тәшкил итәчәк. Дәүләт төзелешен күзәтү расланган тикшерүләр программасы нигезендә алып барыла. Хәзерге вакытта әлеге объектта эчке бизәкләү эшләре, ишекләр монтажлау һәм территорияне вертикаль планлаштыру эшләре алып барыла.
Шулай ук бу көнне тикшерү 35 нче микрорайонда 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә балалар учреждениесендә узды. Балалар бакчалары төзелеше план буенча 2019 елның 3 кварталында тәмамланырга тиеш.
ТР Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 ел ахырына кадәр Татарстанда 29 балалар бакчасы төзеләчәк. Шулай итеп, агымдагы елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре алдагы ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк төзеләчәк.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте
2019 елның 11 июнендә күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары вәкилләре белән 2018 елның 25 декабрендәге 478-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча Бөтенроссия киңәшмәсе булачак.
Әлеге закон нигезендә, 2019 елның 1 июленнән барлык төзүчеләр дә эскроу счетларыннан файдаланганда өлешләп төзүдә катнашу килешүләрен төзиячәкләр. Киңәшмәне Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы үткәрә. Максат-өлешләп төзү өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бердәм алымнар эшләү.
Бүген, 5 июньдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин, Хокук идарәсе башлыгы Шамил Раимов белән берлектә, Кырым Республикасында эш сәфәрендә. Алар Кырым Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәте башлыгы Дмитрий Буравлев белән очрашу үткәрде.
Төзелешне күзәтү өлкәсендә ике төбәк ведомствосы вәкилләре үзара файдалы хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу мөмкинлекләре турында фикер алышалар. Моннан тыш, очрашуның максаты-ике ведомство белгечләре тарафыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу булды. Очрашудан соң республиканың капиталь төзелеш объектларын, аерым алганда, Бахчасарай шәһәрендә 260 урынга исәпләнгән «Улыбка» балалар бакчасын эксплуатацияләүгә әзер булган объектларны карап чыктылар.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте
Министр урынбасары Никита Стасишин кул куйган Россия Төзелеш министрлыгының Тиешле боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган ( http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001201906030016). Әлеге боерык белән төзүченең проектны иске кагыйдәләр буенча тәмамлау өчен әзерлеге турында гариза формасы расланды.
Гаризада төзүче турында мәгълүмат күрсәтелә, аның нигезендә объектның әзерлек дәрәҗәсе билгеләнә торган критерийларны куллану өчен нигезләр китерелгән, шулай ук ДДУ, барлык торак һәм торак булмаган биналарның гомуми мәйданы, аларга карата ДДУ төзелергә мөмкин булган барлык торак һәм торак булмаган биналарның саны турында мәгълүмат китерелә.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 маеннан РФ Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортның һәм (яки) башка күчемсез милек объектының әзерлек дәрәҗәсен билгеләүче критерийлар һәм өлешләп төзүдә катнашу килешүләренең саны турында»гы 480 номерлы карары үз көченә керде, «Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында», Федераль законның 15.4 статьясында каралган, аны премьер-министр Дмитрий Медведев 22 апрельдә имзалаган. Әлеге төп документ төзүчегә 2019 елның 1 июленнән соң, проект (банк) финанславын җәлеп итмичә һәм эскроу счетларын кулланмыйча, үзләренең торак объектларын иске кагыйдәләр буенча төзеп бетерү мөмкинлеген бирә. Моның өчен, карар нигезендә, төзелеп килүче объект 30% тан да ким булмаган әзер булырга тиеш (кайбер очракларда проектларның әзерлек дәрәҗәсе 15% ка һәм 6% ка кадәр кими), ә әлеге объект буенча өлешләп төзүдә катнашу килешүләре кысаларында җәлеп ителгән өлешчеләрнең акчалары өлеше 10% тан да ким булмаска тиеш.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшәмсендә катнашты. Киңәшәмнең төп темасы - 2019 елның 1 июленнән гражданнарга торак төзелешендә эскроу счетларны куллану.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бу өлкәдәге вәзгыять турында хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, барлык төзүче оешмалар белән дә баланс комиссияләре уздырылган. Республикада 149 йорт төзелешен элеккеге кагыйдәләр буенча тәмамлыйлар. Финанслауның яңа тәртипләре 66 объектта кулланылачак, дүрт йорт аеруча контрольдә тора.
ТР Президенты сүзләренчә, бүгенге көндә республикада 16 банк эскроу счетлар белән эшли, 9 финанс-кредит оешмасы 106 гариза алды. Инде алты төзелеш компаниялсе белән төзелде.
Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, төзүче компанияләрнең эскроу счетлар белән эшләү тәҗрибәсе юк, күпчелек банклар да тәҗрибә тупламаган әле. "Эре банкларның проект финанслау буенча белгечләре бар, ләкин калган банкларда бу эш алай тиз бармый. Без банкларга махсус төркемнәр оештырып, төзүчеләргә кирәкле документларны тутыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Атна саен очрашабыз, алга таба адымнарыбыз нинди булуын аңлыйбыз. Эш җиңел түгел, әмма без булдырырга тиешбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. "ТНВ"ның Мәскәү филиалы ярдәмендә
2019 елның агымдагы датасына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә катнашучыларга карата хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн сумнан артык суммага 122 карар чыгарылган. Бүгенге көндә республика буенча гомуми суммасы 2 млн. 300 сумлык 34 карар буенча штраф түләтелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшерү барышында 39 кисәтү ясалган.
Тикшерү барышында еш очрый торган төп җитешсезлекләр булып төзелеш эшләрен башкарганда эшчеләрнең төзелеш каскалары булмау, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү, эш урыннары саклагыч һәм иминият киртәләре белән киртәләнмәгән булу санала.
Бүген, 3 июньдә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә санитар-экологик икеайлык кысаларында узган республиканың төзелеш мәйданчыкларын тикшерүгә нәтиҗә ясадылар. Икеайлык чорында күзәтчелек органы тарафыннан барлыгы 55 хокук бозу очрагы ачыкланган, төзүчеләргә 1 млн 230 мең сумлык штраф салынган.
Эштә төп басым төзүчеләр тарафыннан проектта каралган әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чараларны үтәүгә ясалды. Аерым алганда, төзелеш чүп-чарын санкциясез ташлау урыннарын ачыклау һәм аларны бетерү, автотранспорт өчен тәгәрмәч юу пунктлары булу һәм башка бозулар. Апрель аеннан май аена кадәр республика территориясендә 249 тикшерү үткәрелгән. Икеайлык ахырына 20 хокук бозу очрагы бетерелгән. Калган барлык җитешсезлекләр дә бетерелә.
Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан Казан, Чаллы, Яшел Үзәндә, шулай ук Әлмәт, Кукмара, Биектау, Питрәч муниципаль районнарында хокук бозулар теркәлгән. Нәтиҗәләр гомумиләштереп, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов төзүчеләрнең һәм төзелеш алып баручы затларның җаваплылыгы ел саен арта баруын ассызыклады. "Уртак көч белән төзелеш мәйданчыкларында тәртип урнаштырыла, төзелеш калдыкларын вакытында чыгару тәэмин ителә. Татарстан Республикасы территорияләрне санитар-экологик чистарту буенча тиешле дәрәҗәдә тәкъдим ителде», - дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте