ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре МСП корпорациясенең стратегик сессиясендә катнашты

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Стратегик сессия кысаларында яңа “Тикшерүләрнең көзгеле реестры” МСП Бизнес-навигатор порталының яңа сервисы тәкъдим ителде. Бу механизм МСП Корпорациясе тарафыннан Генераль прокуратура, Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча контроль-күзәтчелек органнары катнашында эшләнгән.

Бу механизмнан файдадану эшмәкәргә, аның фикеренчә, тикшерүләр җибәргән кагыйдә бозуларны күрсәтеп, РФ Генераль прокуратурасына һәм контроль-күзәтчелек органнарына мөрәҗәгатьне автомат рәвештә формалаштырырга һәм җибәрергә мөмкинлек бирә. Шул исәптән контрольлек итүче орган хезмәткәренең эшмәкәргә карата дөрес булмаган, эмоциональ һәм тискәре үз-үзен тотышы буенча да мөрәҗәгать формалаштырып була.

Күрсәтелгән мөрәҗәгатьләр РФ Прокуратурасының структур бүлекчәләре тарафыннан тикшерү уздыру өчен мәҗбүри санала.

Әлеге сервис 2020 елның беренче яртыеллыгында эшли башларга тиеш.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International