Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре 5 һәм 6 декабрьдә Түбән Новгородта Россия Федерациясе субъектларының дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының төбәкара конференциясендә катнашачак.
Конференциядә РФнең 66 төбәгеннән дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар җитәкчеләре, шулай ук Россия Төзелеш министрлыгы, Россия Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Баш Дәүләт экспертизасы идарәсе, Россия Техник күзәтчелек федераль хезмәте вәкилләре катнашачак
Конференциядә катнашучылар дәүләт контроле сыйфатына, законнардагы үзгәрешләргә, төзелеш эшчәнлеге өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауга бәйле мәсьәләләр турында фикер алышачак. Шулай ук алар Краснодар крае, Ставрополье һәм Татарстан Республикасы мисалында төбәкләрдә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга җыена.