ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурсның 2 нче этабы узды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

2019 елның 4 декабрендә инспекциядә вакантлы вазыйфаларны биләүгә һәм дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибен үтәүне тикшереп тору бүлегенә, хокук идарәсенә һәм административ-хуҗалык белән тәэмин итү бүлегенә дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертелүгә конкурс узды.

Кандидатлар ике конкурс процедурасы узды - тест һәм конкурс комиссиясе белән әңгәмә.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында “АБАДА” фәнни-интеграцион берләшмәсенең Фәнни-методологик тәэмин итү департаменты җитәкчесе, доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты Сафиуллин Ленар Касыйм улы, КДАТУның “Нигез, фундамент, корылмалар динамикасы һәм инженерлык геологиясе” кафедрасы мөдире, техник фәннәр докторы, профессор Мирсаяпов Илизар Тәлгать улы катнашты.

Катнашучыларга дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасы, төзелеш өлкәсен белү, күзәтчелек алып бару, дәүләт гражданлык хезмәте, РФ Конституциясе таләпләренә, коррупциягә каршы көрәш буенча сораулар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International