2019 нчы елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре республиканың төзелеш объектларында 5600 мәртәбә тикшерү үткәрде. Хезмәтне саклау шартларын һәм куркынычсызлык техникасын тупас бозу очракларын ачыклаганда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан штраф санкцияләре кулланыла.
2019 нчы елда төзелеш эшләрендә катнашучыларга карата төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендәге хокук бозулар өчен 15 млн 484 мең сумлык 364 карар чыгарылды. Шул ук вакытта 2018 нче елда гомуми 12 млн. 119 мең сумлык 344 карар чыгарылган булган.
2018 нче һәм 2019 нчы елларда инспекция тарафыннан кабул ителгән административ чараларның күрсәткечләре ачыкланган административ хокук бозуларның (чыгарылган карарлар саны буенча – 6%ка) артуын күрсәтә, бу исә төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча хокук бозуларның тискәре динамикасын раслый.
Тикшерү вакытында еш очрый торган төп кагыйдә бозулар: төзелеш эшләрен башкарганда эшчеләрдә махсус кием, махсус аяк киемнәре һәм төзелеш каскаларының булмавы, саклагыч яки иминият киртәләренең булмавы, көчәнеше 1000 В кадәр булган вакытлы электр челтәрләрен монтажлаганда һәм таратканда җибәрелә торган җитешсезлекләр, янгын куркынычсызлыгы һәм газ баллоннарын саклау таләпләрен үтәмәү, биек урыннарда эшләгәндә хезмәткәрләрнең саклык каешларын кулланмавы.
Әлеге хокук бозулар заказчы һәм генераль подрядчы ягыннан хезмәтне саклауга һәм куркынычсызлык техникасына бәйле чараларга чыгымнарның киметелүе белән аңлатыла, аерым алганда, хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүне контрольдә тотучы белгечләр юк, персонал үз вакытында инструктаж узмый һәм кирәкле белемнәргә ия түгел.