ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе "Зур Казан боҗрасы" автомобиль юлы төзелешен тикшерде

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 28 гыйнварында, тикшерүләр программасы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре "Зур Казан боҗрасы. Мидхәт Булатов урамыннан Техник урамына кадәрге өлеше (1 нче этап – Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр)" төзелеш объектында, урынга чыгып, тикшерү үткәрде.

Әлеге тикшерү капиталь төзелеш объектын төзегәндә башкарылган эшләрнең, кулланыла торган төзелеш материалларының, мондый эшләрнең нәтиҗәләренең проект документлары таләпләренә туры килүен билгеләү максатында үткәрелә.

БЕЛЕШМӘ

Зур Казан боҗрасы – 2010 елдан бирле төзелә торган, Казан шәһәрендә өзлексез хәрәкәт итүнең боҗралы магистрале. Трассаның озынлыгы – 34 километрга якын; хәрәкәт полосалары саны – 6; аерым участокларда тиз йөрешле трамвай өчен 13 метрлы аерым полосалар булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International