Татарстан Республикасында 2013 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн. 398,2 мең кв.метр торак сафка кертелгән, план 100 %ка үтәлгән. Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының VIII съездында чыгыш ясап, Татарстан алдында торган күп кенә бурычларны хәл итүдә җирле үзидарәнең зур ролен билгеләп үтте.