“Россия гаиләсе өчен торак” программасы мартка кадәр эшләнеп бетәргә тиеш

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев “Россия гаиләсе өчен торак” программасын 2014 елның мартына кадәр эшләп бетерергә һәм расларга кушты.

“Россиянең Төзелеш министрлыгына, Россиянең Икътисад үсеше министрлыгына һәм Россиянең Финанс министрлыгына Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе гражданнарын арзанлы һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасы составында  “Россия гаиләсе өчен торак” программасын эшләргә һәм расларга, аны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 2017 елга кадәр алдарак планлаштырылган күләмгә карата өстәмә 25 миллион квадрат метрдан да ким булмаган торак төзү мөмкин булачак”, – диелә РФ Хөкүмәте сайтында бастырылып чыгарылган документта.

Вакыты2014 елның 17 мартына кадәр.

Шулай ук Дмитрий Медведев төзелеш өчен җир кишәрлекләрен бирүгә карата процедураларны җиңеләйтү; үтәкүренмәле һәм төгәл регламентланган процедуралар буенча буш җир кишәрлекләрен торгка куюда җирле үзидарә органнарының җаваплылыгын билгеләү; төзүчегә төзелешне билгеләнгән вакытларда башлау җавалылыгын билгеләү, шулай ук күрсәтелгән бурычларын үтәмәгән очракта мондый җир кишәрлекләренә төзүченең хокукларын чикләүнең механизмын булдыру өчен РФ законнарына үзгәрешләр кертергә кушты.

 

"Татар-информ"МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International