Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ИНСПЕКЦИЯ
Максатлар һәм бурычлар
Инспекция җитәкчелеге
Инспекция структурасы
Җирле органнар
Тарих
ТР ДТК Инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТӨЗЕЛЕШ ТАРМАГЫ ТӨЗЕЛҮНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА
Эшчәнлек
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәтләре
Инспектор аңлата
Коррупциягә каршы көрәш
КАДРЛАР СӘЯСӘТЕ
Файдалы мәгълүмат
СИТУАЦИОН ҮЗӘК
"ТР Төзелеш күзәтчелеге" мәгълүмати-аналитика системасы
ВИРТУАЛЬ МУЗЕЙ: «ТАССР ДӘҮЛӘТ ТӨЗЕЛЕШ КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ ТАРИХЫ»
«ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ СЫЙФАТЫН МОНИТОРИНГЛАУНЫҢ МӘГЪЛҮМАТИ-АНАЛИТИК СИСТЕМАСЫ» АВТОМАТЛАШТЫРЫЛГАН МӘГЪЛҮМАТ СИСТЕМАСЫНЫҢ СОРАШТЫРУ МОДУЛЕ
НОРМАТИВ ДОКУМЕНТЛАР
Юридик ярдәм
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру
Матбугат хезмәте
Матбугатка күзәтү
Инспекция башлыгына сорау бирү
Элемтәләр
Фоторепортажлар
Семинарлар-киңәшмәләр үткәрү
Видеорепортажи
МӨРӘҖӘГАТЬЛӘР
Интернет кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнарны шәхси кабул итү
Бушлай юридик ярдәм
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында законнар
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча статистика хисаплары
Илдар Халиков 2014 елда Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендә 25 программаны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды
2014 елның 4 гыйнвары, шимбә
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзулин 2014 елда Татарстанда төзелеш өлкәсендә 25 программаны гамәлгә ашыру буенча мәсьәләләр турында хәбәр итте.
Җыелышны республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Ирек Фәйзулин 2014 елда гамәлгә ашырылачак 25 программаның 14е буенча ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарлар кабул итүе, 10 программа буенча карарлар кабул итү кирәк булмау турында белдерде.
Аерым алганда, 2013 елда авария хәлендәге торакларны бетерү программасы кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Ирек Фәйзулин Мамадыш муниципаль районын билгеләп үтте, анда авария хәлендәге 9 барактан 26 гаилә күчерелгән. 2014 елда 529 йорттан яисә 3 мең 858 торактан 9 мең 464 кеше күчерелер дип көтелә.
Социаль ипотека программасы буенча 2014 елда эксплуатациягә гомуми мәйданы 383,9 мең кв.м. булган 6 мең 636 фатирлы 120 йорт файдалануга тапшырылачак. Бюджеттан тыш чыганаклардан финанслау күләме 14 млрд. 600 млн. сум тәшкил итәчәк.
2014 елда 295 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырылган.
Бөек Ватан сугышында катнашкан 461 ветеранның торак шартларын яхшырту өчен, 2014 елда федераль программа кысаларында, федераль бюджеттан 525,1 млн. сум акча бүлеп биреләчәк.
Татарстанда торак бирү исемлегенә биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы 824 гаилә теркәлгән. 2014 елда шуларның 45ен торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу максатларга 2014 елда 122 млн., 2015 елда 128,1 млн. сум акча каралган.
2014 елда 100 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырылган.
Арендага биреләчәк торак төзелеше үсешенә килгәндә, 2014 елда ТР Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды файдалануга 77 мең 955 кв. м. лы 20 йорт тапшырырга ниятли. Беренче чиратта, бу - «Иннополис» территориясендәге, Алабугадагы ("Алабуга" МИЗ белгечләре өчен) күп фатирлы йортлар, шулай ук Казандагы ике йорт.
2014 елда инвестицион күп катлы йорт программасы кысаларында 12 муниципаль берәмлектә гомуми мәйданы 1 млн. 17 мең кв. м. булган 10 мең 652 фатирлы 98 йорт төзү планлаштырыла.
2014 елда, 18 муниципаль берәмлектә полиция хезмәткәрләре өчен 38 административ-торак комплексы төзү планлаштырыла, шулардан 20 комплекс республика, 18 комплекс муниципаль берәмлек бюджеты хисабына төзеләчәк.
“Һәркемгә уңайлы мохит” программасы кысаларында 2014 елда 114 объектта мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен шартлар тудырылачак.
2014 елда бу программа кысаларында 104 мәктәптә шартлар тудырылачак.
Барлык муниципаль районнарда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү эше дә дәвам итәчәк.
“Беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтү учреждениеләрен төзү,чираттагы һәм капиталь ремонтлау” программасы республиканың 45 муниципаль районында гамәлгә ашырылачак.
Бюджет учреждениеләре объектларын җылылык белән тәэмин итү өчен, котельныйларны ремонтлау программасы кысаларында 598 котельный ремонтланачак.
2014 елда 5559 фатирда ике контурлы пар казаннары куелачак.
2014 елда Татарстанда авыл урамнарын яктырту буенча яңа социаль мөһим программа расланды.Финанслау күләме 225 млн. сум тәшкил итәчәк.
Киңәшмә барышында, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы вәкиле законны бозып рәсмиләштерелгән җир участокларын муниципалитетларга кайтару эшләре турында белдерде. Республиканың 16 муниципаль берәмлегендә законны бозып рәсмиләштерелгән җир участоклары буенча җинаять эшләре кузгатылган. 242 тикшерү эше алып барыла, аларның 209ы буенча тикшерү эшләре төгәлләнгән, 64 җир участогы муниципаль милек буларак кире кайтарылган. Моннан тыш, республикада салым базасын арттыру өчен күчемсез милек объектларын инвентарьлаштыру эше алып барыла. Инвентарьлаштыру барышында 15 мең объект ачыкланган, шуларның 4 меңнән артыгы теркәлгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
февраль, 2026 ел
Татарстанда танылган шагыйрь Муса Җәлилнең 120 яшьлек юбилеен билгеләп үтелә
2026 елның 15 февралендә совет татар шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тула.
11
февраль, 2026 ел
Казандагы семинарда хәрби һәм хезмәт батырлыгы турындагы хәтерне саклау турында сөйләштеләр
2026 елның 11 февралендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Җиңүчеләрнең мирасы: хәрби һәм хезмәт батырлыгы турында хәтерне саклау» семинары узды. Ул Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде.
10
февраль, 2026 ел
Казанның Идел буе районында яңа паркинг тикшерелә
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Идел буе районында Комиссар Габишев урамындагы күпкатлы паркингның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
9
февраль, 2026 ел
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллының “Компас” торак комплексындагы яңа йортка ЯТБ биргән
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Яр Чаллыда А. Абсәләмов проспекты буенча 73 нче микрорайонда урнашкан 73-1-2 номерлы торак йорт төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз