"2013 елның иң яхшы дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекторы” конкурсының нәтиҗәләре

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт төзелешен күзәтүне башкаручы инспекторлар эшенең абруен күтәрү максатларында, эш нәтиҗәләрендә җаваплылык дәрәҗәсен, бурычларның үтәлеш сыйфатын арттыру, иҗат инициативасын үстерү һәм ирешелгән эш нәтиҗәләре буенча инспекторларны кызыксындыру уңаеннан Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә ел саен “Татарстан Республикасы дәүләт төзелеше күзәтчелегенең иң яхшы инспекторы” исеменә конкурс үткәрелә. 2013 елдагы конкурсның җиңүчеләре билгеле булды.

ТТөзелеш күзәтчелеге инспекторының хезмәте җиңелләрдән түгел. Әмма, авырлыкларга карамастан, инспекторлар үзләренең хезмәт вазыйфаларына тугры кала һәм дәүләт тарафыннан йөкләнгән эшләренә карата җаваплы. Һәркем өчен дә эшчәнлегенең тиешенчә бәяләнүе мөһим. Инспекция тарафыннан конкурс шуның өчен оештырыла да инде, ә конкурс үзе исә инспекторларның “дус гаиләсе” өчен күркәм традициягә әверелде.

2013 ел нәтиҗәләре буенча конкурста ике кеше җиңүче дип табылып, “Татарстан Республикасы дәүләт төзелеше күзәтчелегенең иң яхшы инспекторы” исеменә лаек булды һәм дипломнар һәм премияләр белән бүләкләнде, аларның фамилияләре ТР ДТК Инспекциясенең истәлекле кубогына чокып язылды, калган катнашучылар исә Рәхмәт хатлары һәм премияләр алды.

Инспекция башлыгы урынбасарларыннан, территориаль органнарның җитәкчеләреннән һәм бүлекләрнең башлыкларыннан торган комиссия Төбәкара орган консультанты Вильгемский Эдуард Васильевичны, Көнчыгыш территориаль органы консультанты Леонович Ярослав Евгеньевичны бертавыштан конкурсның җиңүчеләре итеп таныды.

Хезмәт эшчәнлегендәге яхшы күрсәткечләре өчен ТР ДТК Инспекциясе тагын 8 хезмәткәре: Листратов Виталий Витальевичны, Удирякова Лариса Владимировнаны, Абдуллин Раушан Рөстәм улын, Синчугова Ольга Николаевнаны, Мелешина Наталья Николаевнаны, Вафин Айдар Габделнур улын, Баһаветдинова Алсу Рәшит кызын, Гәрәев Рөстәм Васыйл улын Рәхмәт хатлары һәм премияләр белән бүләкләде.

Инспекция башлыгы Василий Александрович Кудряшов хезмәткәрләргә  төзелеш, шул исәптән Казан шәһәрендәге 2013 Универсиадасы кысаларында торгызылган  объектларның куркынычсызлыгын, озак елларга чыдамлылыгын һәм ныклылыгын тәэмин итүдәге намуслы, җаваплы хезмәтләре һәм югары профессиональлекләре өчен рәхмәтен җиткерде. Уңайдан файдаланып, Инспекция башлыгы 2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештырудагы һәм үткәрүдәге өлеше өчен “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” АКБО Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Татарстан Республикасының дәүләт төзелеше күзәтчелегенең иң яхшы инспекторы” исеменә конкурсны оештырганда инспектор һөнәренең җәмгыятьтә тоткан урынына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү төп максат булып торды, әмма, нәтиҗәдә, тагын да югарыракка ирешелде – иң яхшы исеменә омтылганда хезмәткәрләр югары нәтиҗәле эшләде, аларда көндәшлек рухы сизелеп торды.


Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International