ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2015 ел
шимбә
Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 19,1 мең кв. метр булган 348 фатирлы 32 йорт сафка кертелгән. Программаның төзелә торган объектлары арасында  әзерлеге югары дәрәҗәдә булган – 81 йорт, уртача әзерлектәге – 24 объект, түбән дәрәҗәдә – 11 объект. 

21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсенә аерым игътибар бирелә. 2014 елда 280 меңнән артык контракт һәм килешү төзелгән, сатып алулар күләме 86,1 млрд сум тәшкил иткән, бу ИФОда иң югары күрсәткечләрнең берсе.
19 май көненә карата санитар-экологик икеайлык кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм санитар куркынычсызлык өлкәсендәге закон таләпләрен бозган өчен Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан РФ КоАП 9.4 статьясы нигезендә 65 административ беркетмә төзелде, 2 160 меңсумлык штраф салынды.

20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген «ТР Төзүчеләр бергәлеге» төбәк коммерцияле булмаган партнерлыгы оешмасының VI еллык хисап гомум җыелышында катнашты.
Инспекция хезмәткәрләре йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча лекция тыңлады, аны 11 номерлы шәһәр поликлиникасы хезмәткәрләре үткәрде. Лекция алдыннан теләге булганнарның кан басымын үлчәделәр.

19
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген В.А. Кудряшов Республиканың хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышында “Татарстан Республикасының төзелеш мәйданнарында хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы таләпләре үтәлешен тәэмин итү” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Бүген Казанның "Ак Барс" кара-каршы көрәш сараенда "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалының ачылыш тантанасы уздырылды.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Мәктәпләрне капиталь ремонталу программасы буенча 2015 елның 14 маена эшләр 136 объектта башланган, шул исәптән 119 гомуми белем бирү мәктәпләрендә, 7 коррекцион мәктәптә һәм 10 мәктәпкәчә яшь тәге мәгариф учрежденеләрендә. 

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Дәүләт Советында депутатларның һәм депутат ярдәмчеләренең “Татарстан Республикасында гражданнарны үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру хакында” дигән темага багышланган семинары булып узды.
Дәүләт хезмәтендәге мәнфәгатьләр каршылыгы ул – дәүләт хезмәткәренең шәхси кызыксынучанлыгы (турыдан-туры яки читтән) аның тарафыннан вазифаи (хезмәт) бурычларын җиренә җиткереп үтәүгә комачаулый яки комачауларга мөмкин булган һәм шул ук вакытта дәүләт хезмәткәре белән гражданнарның, оешмаларның, җәмгыятьнең яки дәүләтнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре арасында каршылык китереп чыгара торган яки китереп чыгарырга мөмкин булган, гражданнарның, оешмаларның, җәмгыятьнең яки дәүләтнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә зыян салырга мөмкин булган хәл. (2008 елның 25 декабрендәге “Коррупциягә каршы көрәш турында” 273-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясының 1 өлеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International