Дәүләт хезмәтендәге мәнфәгатьләр каршылыгы ул – дәүләт хезмәткәренең шәхси кызыксынучанлыгы (турыдан-туры яки читтән) аның тарафыннан вазифаи (хезмәт) бурычларын җиренә җиткереп үтәүгә комачаулый яки комачауларга мөмкин булган һәм шул ук вакытта дәүләт хезмәткәре белән гражданнарның, оешмаларның, җәмгыятьнең яки дәүләтнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре арасында каршылык китереп чыгара торган яки китереп чыгарырга мөмкин булган, гражданнарның, оешмаларның, җәмгыятьнең яки дәүләтнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә зыян салырга мөмкин булган хәл. (2008 елның 25 декабрендәге “Коррупциягә каршы көрәш турында” 273-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясының 1 өлеше).
Дәүләт хезмәткәренең шәхси кызыксынучанлыгы – вазифаи (хезмәт) бурычларын үтәгәндә дәүләт хезмәткәренең акча, кыйммәтләр, башка төрле мөлкәт яки мөлкәти характердагы хезмәтләр рәвешендә керемнәр, үзе яки өченче затлар өчен башка төрле мөлкәти хокуклар алу мөмкинлеге.
Тулырак итеп биредә укый аласыз: Коррупциягә каршы бюллетень. "Дәүләт хезмәтендәге мәнфәгатьләр каршылыгы. 1 өлеш".
ТР ДТКИ матбугат хезмәте