Бүген Дәүләт Советында депутатларның һәм депутат ярдәмчеләренең “Татарстан Республикасында гражданнарны үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру хакында” дигән темага багышланган семинары булып узды, анда парламентарийларга “Россия гаиләсе өчен торак”, гражданнарны аварияле торактан күчерү, социаль ипотека, ятим балалар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак, күпбалалы гаиләләрне һәм авыл җирлегендә яшәүче гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программаларының яңа юнәлешләре турында сөйләделәр.
Семинарны Дәүләт Советы Сәркатибе Лилия Маврина ачып җибәрде. “Торак белән тәэмин итү мәсьәләләре бик актуаль, депутатлык почтасында нәкъ менә шушы темага җиткерелгән мөрәҗәгатьләр күп, - диде Лилия Маврина, - әле алай гынамы, еш кына сайлаучылар вазгыяте җентекле аңлатуга һәм эшкәртүгә мохтаҗ. Нинди программалар бар, аларда ничек катнашырга, нинди документлар кирәк. Боларның барысында да аңлашырга кирәк”.
Торак программаларын гамәлгә ашыру механизмнары турында республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының план бүлеге башлыгы Ирина Енюшина һәм Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Абделхаков сөйләде.
Узган елның июнендә Татарстанның Аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча гаризасы хупланды, хәзерге вакытта 268 миллион сум күләмендә аванс бирелде. 7 майга карата республикада 806,8 мең квадрат метр торак тапшырылган.
7 майга кадәр булган мәгълүматлар буенча, быел социаль ипотека программасы нигезендә гомуми мәйданы 18,7 мең квадрат метр булган 30 йорт тапшырылган. Бу – 340 фатир. 72 объект әзерлек дәрәҗәсендә, 26сы – уртача, 9ы - бик түбән әзерлекле.
Арендалы торак программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 квадрат метр булган 21 торак йорт төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә 8 мең квадрат метр мәйданлы 2 йорт файдалануга тапшырылган.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы нигезендә быел 4 күпфатирлы йорт тапшырылган. 55 ветеран яңа фатирларның хуҗасы булган. Тагын 192 ветеран өчен 46 йорт төзелеше дәвам итә.
Семинарда катнашучыларны исәпкә алу, торакка, социаль ярдәмгә һәм аерым категория гражданнары өчен булган гарантияләргә мохтаҗлыкны билгеләү мәсьәләләре дә кызыксындырды.
“Үзебезнең тарафтан без шулай ук аңлату эшләрендә, төзелештәге оештыру мәсьәләләрендә булышлыкка өмет итәбез, - дип мөрәҗәгать иттеләр министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре депутатларга һәм депутатларның ярдәмчеләренә, - әйдәгез, бу мәсьәләдә хезмәттәшлек итик!”