Бүген ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В. Песошин рәислегендә булып узган Республиканың хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышында “Татарстан Республикасының төзелеш мәйданнарында хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы таләпләре үтәлешен тәэмин итү” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында В.А. Кудряшов ТР ДТК инспекциясе тарафыннан төзелеш объектларында хезмәт сагы, төзелеш куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен һәм төзелеш мәйданнарын оештыруның билгеләнгән нормативларга туры килүен күзәтүгә карата зур игътибар бирелүе, ә хокук бозучыларга карата административ йогынтының җитди чаралары күрелүе хакында сөйләде.
Чарада катнашучыларга республиканың төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау өлкәсендәге охшаш бозу очраклары күрсәтелде, шулай ук хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җиткерелде.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте