Россиядә төзүче оешмаларга кредит бирүче банкларга карата таләпләрне йомшартырга планлаштыралар

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Россия түрәләре өлешле төзелештә төзүче оешмаларга банк ярдәмен күрсәтергә әзер булган банкларның кредит исемлегенә карата таләпләрне йомшартырга планлаштыра.

Россиянең Төзелеш министрлыгы, Россиянең Финанс министрлыгы һәм РФ Үзәк Банкы белән берлектә, өлешле төзелештә төзүче оешмаларга банк ярдәмен күрсәтергә әзер булган банкларның кредит исемлегенә карата таләпләрне йомшарту буенча карар әзерли.

Анда күрсәтелгәнчә, махсус счетлар һәм эскроу счетларын ачу өчен банкларның кредит рейтингын киметү мөмкинлеге күздә тотыла, бу исә торак төзелешен проект финанславын гамәлгә ашыру рөхсәт ителгән кредит оешмалары санын арттыру мөмкинлеген бирәчәк. Хәзерге вакытта өлешле төзелешкә кредит бирергә мөмкин булган вәкаләтле банклар исемлегендә 58 оешма бар.

Таләпләр йомшартылган очракта АКРА илкүләм рейтингында кимендә "BBB- (RU)" дәрәҗәсендәге яки "Эксперт РА" агентлыгының рейтинг шкаласында "ruBBB-" дәрәҗәсендә булган банклар банк ярдәмен күрсәтә алачак.

2018 елның 1 июленнән өлешле төзелештә банк ярдәме механизмы мәҗбүригә әйләнде. Хәзерге вакытта банкның кредит рейтингы АКРА шкаласы буенча "A-(RU)" дәрәҗәсеннән яки "Эксперт РА" агентлыгы шакаласы буенча "ruA-" дәрәҗәсеннән ким булмаска тиеш.

"РИА Новости"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International