26 октябрьдә Казанда "Ак Барс" көрәш сарае мәйданчыгында 18 яшьтән кече булмаган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле һәм классик ситильдә билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионаты узды. Чарага Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре дә килде. Хезмәткәрләр ярышларда катнашучы татарстанлылар өчен көч биреп торды.
Турнирда дөньяның 42 иленнән 200 артык көчле көрәшче катнашты. Бүгенге көндә билбау көрәше Татарстандагы популяр спорт төре булып тора. Яшьләр келәмгә Сабантуй вакытында гына түгел, ә төрле ярышларда да чыга. Бүген Татарстанда төрле яшьтәге биш мең кеше әлеге көрәш төре белән шөгыльләнә.