Россия Хөкүмәте өлешчеләргә булышуның яңа механизмын эшләргә мөмкин

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Россия Хөкүмәте алданган өлешчеләргә ярдәм итүнең яңа механизмын эшләргә мөмкин, дип хәбәр итте сишәмбе көнне журналистларга вице-премьер Виталий Мутко.

Ул искәртеп узганча, 2019 елның 1 июленнән төзүчеләр гражданнарның акчасын җәлеп итү төзелешенә карата яңа кагыйдәләр буенча эшли башлаячак.

“Безнең тарафтан күрелә торган чаралар – ул өлешчеләр проблемасын хәл итү максатында җир кишәрлекләрен субъектларга һәм алга төзүче оешмаларга бушлай бирү. Әлеге механизм, кызганычка, банк тәэминатына күчү белән төгәлләнә, төзүче оешмаларның максатчан булмаган акчаларны тәмамланмаган төзелешкә юнәлтү мөмкинлеге булмаячак, шуңа күрә без хәзер яңа механизм өстендә эшләп, чишелеш юлларын эзләячәкбез”, – диде Мутко.

Элегрәк вице-премьер хәбәр иткәнчә, алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен төбәкләргә 7.5 гектар мәйданлы биш кишәрлек тапшырылачак.

Хәзерге вакытта төзүче оешмалар өлешчеләр фондына һәр өлешле төзелеш шартнамәсе бәясенең 1,2%ын түли. 2019 елның 1 июленнән башлап алар эскроу-счетларыннан файдаланып, торакларны өлешле төзү схемасына күчәргә бурычлы, ул вакытта өлешчеләрнең акчалары банктагы махсус счетка күчәчәк һәм девелоперлар фатирлар сатып алучыларга тапшырылганчыга кадәр әлеге акчаны ала алмаячак.


РИА Новости

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International