Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Нокса авышлыгында урнашкан «Молодежный» торак комплексының икенче йорты – Казанда өлешле төзү буенча проблемалы объектларның берсендә комплекслы тикшерү үткәрде. 16 катлы йортны берьюлы берничә юнәлештә: төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженер челтәрләрен монтажлау (җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, вентиляция, канализация), санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерделәр.
Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләренә төтен суыртуның яңа системасының ни дәрәҗәдә эшкә сәләтле булуын күрсәттеләр. Моның өчен төзүче оешма тарафыннан ясалма янгын оештырылды. Аның барышында янгын датчикларының, төтенне чыгару системаларының автомат рәвештә эшли башлавы, торак өлеш коридорында һәм лифт шахталарында һава терәге тикшерелде.
Элегрәк уздырылган тикшерү барышында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төтен суырту системасы буенча кисәтүләр булуын ачыклаган иде. 2011 елда, йорт төзелеше башланган чорда әлеге система монтажлау проектында каралмаган булган, чөнки мондый таләпләр юк иде. Ул вакытта инспекторлар закон бозу очрагын бетерү турында күрсәтмә чыгарган. Хәзер мәсьәлә тулысынча хәл ителгән – йорт төтенне суырту системасы белән җиһазландырылган. Әмма моның өчен яңа төзүче оешмага проект документациясен үзгәртергә, экспертиза үткәрергә, бүлге плитәләрдә тишекләр ясарга һәм хәтта бу плитәләрнең конструкцияләрен көчәйтергә туры килгән.
Тикшерү узган вакытта кисәтүләр ачыкланмаса, киләсе этапта әлеге объектка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Бу исә йортны файдалануга тапшырырга һәм алданган 190 өлешчене күптән көтелгән фатирларга күчерергә мөмкинлек бирәчәк.
«Молодежный» торак комплексында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахрыгы тикшерүе 12 октябрьдә төгәлләнергә тиеш.
Исегезгә төшерик, «Молодежный» торак комплексында төзелә башлаган йортлардагы эшләр 2018 елда яңартылды. Өч йорт: 1нче, 2нче, 5нче позицияләр төзелеп бетмәгән иде. Корпусларның берсе 2019 елда файдалануга тапшырылды. 190 фатирлы икенче йортта төзелеш эшләре тәмамланып килә. Хәзерге вакытта 323 фатирлы бишенче корпуста да төзү-монтаж эшләре бара, аны 2021 елда тапшырырга планлаштыралар.